Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский һәм Лебедев колониягә озатылды


Михаил Ходорковсий белән Платон Лебедев Мәскәү тикшерү изоляторыннан колонияләргә җибәрелгән.

ЮКОСның элекке хуҗаларының кайда ябып тотылачагы әлегә билгесез.

Алар Мәскәүнең Преображен район мәхкәмәсенә вакытыннан алда иреккә чыгару турында мөрәҗәгать калдырып китте. Аларны мәхкәмәдә карау көне әлегә билгеләнмәгән.

Хөкем ителгәннәрнең мөрәҗәгатьләре Русия кануннары нигезендә хөкем карары үтәлгән урындагы мәхкәмәдә карала.

Ходорковский белән Лебедев нефть урлау һәм керемнәрен канунсыз рәвештә рәсмиләштерүдә гаепләнеп 2015 елга кадәр иректән мәхрүр итүгә хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG