Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һерман ван Ромпей Русиядә кеше хокуклары торышына борчылу белдерә


Русиядәге кеше хокуклары торышы әле дә Европа Берлеген борчыган проблема булып кала.

Бу турыда Түбән-Новгородта үткән Европа Берлеге-Русия саммитына йомгак ясаучы матбугат очрашуында Европа Шурасы рәисе Һерман ван Ромпей белдерде.

Ул шулай ук Русиянең алда торган парламент һәм президент сайлауларына Европа Берлеге күзәтүчеләрен чакыруына өметләнүен әйтте.

Европа Комиссиясе рәисе Жозе Мануэл Баррозу әйтүенчә, Европа оешмалары Европа төзекләндерү вә тәрәккыять банкы һәм Дөнья банкы белән Русияне модернизацияләү эшләренә ике миллиард евро бирү турында килешкән. Модернизация технологияләргә генә түгел, илдәге иҗтимагый тормышның барлык якларына кагылырга тиеш диелде.

Очрашуда E.coli бактериясе куркынычы сәбәпле Русиягә кертүдән тыелган Европа яшелчәләре мәсьәләсе дә каралды.

Русия президенты Дмитрий Медведев Русия Европа Берлеге гарантиясе булган очракта яшелчә кертүне яңартырга әзер диде.
XS
SM
MD
LG