Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан милләтара бәрелешләрнең бер еллыгын искә ала


Кыргызстан канлы милләтара бәрелешләрнең бер еллыгын искә алганда, ил президенты Роза Отунбаева халыкны татулыкка чакыра.

Узган елның 10 июнь төнендә Кыргызстанның көньягында башланган милләрата бәрелешләрдә 470-ләп кеше һәлак булды.

Берничә йөз мең кеше – күпчелеге үзбәкләр – йортларын калдырып качты. Күп йортлар яндырылды.

Бәрелешләр булган Ош шәһәрендә “Ана яшьләре” һәйкәлен ачканда Отунбаева халыкны үзара гаепләүләрдән тыелырга чакырды.

Ул шулай ук тормышны бары халыклар арасында татулык булдыру аша гына яхшыртып булачак диде.
XS
SM
MD
LG