Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:36

10 июнь Казанда бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсе хакында галимнәр арасында сөйләшү узды. Бу хакта моңарчы күп сөйләнсә дә, фән әһелләре үз фикерләрен белдермәгән иде, Татарстан галимнәренең фикерләрен беркем сорап та карамаган булган икән.


Спас районында бөртеклеләрне гамма-нурландыру тәҗрибәсе алып барылуы турында Татарстан халкы атомга каршы оешма вәкилләре чаң суга башлагач кына белде, бу тәҗрибәнең кайбер өлешләре белән таныша алды.

Тәҗрибәчеләр сурәт кенә җибәргән

Бүгенге җыелышка галимнәр белән беррәттән, әлеге тәҗрибәне үткәрүчеләр дә чакырылган булуга карамастан, тәҗрибәчеләр никтер килмәгән булып чыкты. Алар бары тик үзләре башкарган тәҗрибә һәм аның файдалары турында төшерелгән видероликны җибәрүне өстен күргәннәр.

Әлеге видеороликта әйтелгән сүзләргә караганда, Спас районының Болгар-Арыш хуҗалыгында 500 гектар җирдә бодай, 150 гектар мәйданда арпа чәчелгән. Сөйләүче, нурланыш аша уздырылып чәчелгән ашлыктан тагын да күбрәк уңыш алына һәм аның сыйфаты да яхшырак була дип белдерсә дә, күпме центнерга күбрәк уңыш алынуы һәм бөртеклеләрнең кайсы яктан сыйфатлырак булулары турында мәгълүмат бирми.

Нурландырылган бөртекленең уңышы күпме?

Дөрес, узган елгы тәҗрибә нәтиҗәсендә бөртеклеләрнең гектарыннан ничә центнер уңыш җыелуы һәм аның кайда файдаланылуы турында да бүгенгә кадәр берни билгеле түгел.

Әлеге тәҗрибәне уздыручылар бу бөртеклеләрдән кеше организмына бернинди зыян юк дисә дә, галимнәр фәнни белгечләрдән башка тәҗрибә уздыруның дөрес түгеллеге, шуңа күрә дә аның зыянының булып-булмавы турында сүз йөртүнең мөмкин булмавы хакында белдерә.

“Мондый тәҗрибә бары Япониядә генә уздырылган”

Ә менә Казан галимнәренең сүзләренә караганда, бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсе турында дөнья статистикасы юк дәрәҗәсендә. Бары тик 1990 елда Япониядә генә соя бөртекле культурасында Татарстанныкына охшаш тәҗрибә уздырылып каралган, әмма ул файдалы дип табылмаганга күрә туктатылган.

Дөрес, атомга каршы оешма вәкилләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә бу тәҗрибә турында Татарстан Дәүләт шурасының бер утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына сорау юнәлтелгәч, ул да бу тәҗрибәнең туктатылуы турында белдергән иде. Тик атомга каршы оешма вәкилләре бу туктатылуның вакытлыча гына булуы турында әйтә.

Галимнәр фикеренчә, бөртеклеләрне гамма-нурланыш аша чистартып чәчү белән азыкны соңыннан нурландыруга дучар итү – икесе ике нәрсә.

"Галимнәр фикерен тыңларга кирәк"

Биология фәннәре докторы, профессор Роберт Ильязов сүзләренә караганда, бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистарту кешелеккә бернинди зыян китерми. Үз чыгышында ул, Татарстан атомга каршы оешма вәкилләренең Русия президенты һәм премьер-министрына атап, бу тәҗрибәнең зыяннары турында аңлатып хат язуына канәгатьсезлеген дә белдерде.

Роберт Ильязов
Ильязов, алар әйткән сүзләргә ышанмагыз, галимнәр фикеренә колак салыгыз дип әйтсә дә, бу тәҗрибәдән үзенең дә хәбәрдар булмавын яшермәде.

Ә бер галимнең тәҗрибәдән хәбәрдар булмыйча фикер йөртүенә ничек ышанырга? Иң беренче чиратта галимнәрнең үзара очрашып фикерләшүе кирәк иде, бу тәҗрибә җәмәгатьчелеккә ачык булырга тиеш, дип тә өстәде ул.

Гамма-нурланышка каршы чыгучылар да бу тәҗрибә хакында беркемнең төгәл мәгълүматка ия булмавын, ә халыктан яшерелгән бер тәҗрибәнең димәк яшерелерлек мәгълүматларны үз эченә алуы турында әйтеп килә. Тик шунысы гаҗәп – бу тәҗрибә ни өчен нәкъ менә Татарстанның уңдырышлы җирләрендә уздырылды? Бу сорауга җәмәгатьчелек әле дә җавап таба алмый.

Ильязов бу тәҗрибә зыянлы түгел дип белдерсә дә, уңдырышлы җирдә тәҗрибә уздыруны мәгънәсезлек дип саный.

"Русия авыл хуҗалыгын бөртеклеләрне нурландыру юлы белән модернизацияләү – ул тупикка алып бара торган юл. Русиядә чәчелми кала торган күпме кара туфрак бар, бу җирләрне эшкәртү турында уйламыйлар, ә гамма-нурланыш белән югары уңыш алу турында баш ваталар, бу мәгънәсезлек", диде ул.

Радиобиолог зыянсыз ди, экологлар моңа ышанмый

Роберт Ильязов, бу тәҗрибә беренче чиратта фән өчен кирәк, диде. Татарстанда фәнни үзәкләр бик күп. Әгәр фәнни үзәкләр бу тәҗрибә турында фәнни җавап бирсәләр, аларның бу җаваплары белән барлык илләр дә килешер иде, ди ул.

"Аннан соң бу тәҗрибә Казанны дөнья масштабына чыгару өчен дә бик мөһим. Татарстан халкына бу тәҗрибәдән курыкмасыннар дип әйтәсе килә. Гамма-нурландыру Советлар берлеге вакытында да кулланылды. Чит ил коллегаларым да бу тәҗрибәнең зыянсыз булуы турында әйтә.

Бөртеклеләрне нурландырганда зур дозалар белән нурландырмыйлар. Стимуляция генә бирәләр. Шуңа күрә мин үзем, радиобиолог буларак, анда бернинди генетик эффектлар була алмый, дип әйтә алам", ди Роберт Ильязов.

Әйе, галим фикере менә шушындый. Әмма экологлар гамма-нурланышка борчылып карый. Бүгенге җыелышта да уртак фикергә киленмәде.

Татарстан Русияне нурландырудан коткарырмы?

Тик бу темада кем нинди карашта тормасын, хәзерге вакытта гамма-нурланыш тәҗрибәсе туктатылган дип әйтелә. Татарстан атомга каршы оешма вәкиле Альберт Гарапов сүзләренчә, бу тәҗрибә туктатылмаган булса, быелгы чәчү чорында әлеге гамма-нурландыру Татарстанның инде 7 районында сыналачак һәм алга таба Русия төбәкләренә дә таратылачак иде. Аның сүзләренчә, әлегә бу тәҗрибә вакытлыча гына туктады, тулысынча бетерелмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG