Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:01

29нчы татар мәктәбенә 77нче урыс мәктәбен кушу башлангычы уңышсыз төгәлләнде. Шулай да әлеге гамәлләр татар мәктәбенең дәрәҗәсенә зыян китерде.


Мәктәпләрне кушу турындагы сүзләр март аеның урталарында таралды. Шушы хәбәрдән соң Чаллы җәмәгатьчелеге, әти-әниләр, хәтта укучылар мәктәпне яклау чараларына кереште. Беренче эш итеп биредә мәктәпне яклау комитеты төзелде. Комитет ярдәмендә ата-аналар җыелышлары, урам җыеннары уздырылды.

Хакимияткә мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Ачлык игълан итү турында да белдерүләр була. Нәтиҗәдә, мәктәпләрне кушу турында сүз алып барган хакимият, мәгариф идарәсе чигенергә мәҗбүр була. Мәктәпләр кушылмый. Хәзерге вакытта 1нче сыйныфларга балалар туплау бара.

Кайбер татар ата-аналары, тиздән ябылачак 29нчы мәктәпкә бала бирүнең хаҗәте юк дип, балаларын күршедәге урыс мәктәбенә бирү ягын карый башлаган. Шушылар хакында без ата-аналар комитеты рәисе, мәктәпне яклау комитеты әгъзасы, укытучылар белән сөйләштек.

Каршылык чаралары зурдан әзерләнә

“Урам җыены булмаса, әти-әниләр атна саен мәктәпкә килеп тормаса, матбугатта фикер әйтелмәсә, мәктәпне саклап калып булмый иде. Монда хәлиткеч адым 25-27 апрель көннәрендә әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрмәскә карар иткәч булды. Үзенә күрә “забастовка” инде. Аннан ачлык тоту турында сүз булды. Шушы чаралар буласын белгән мәгариф идарәсе башлыклары “Мәктәпләрне кушу булмаячак” дигән хат җибәрде.

Наилә Вилданова
Мәктәпләрне кушуга төп сәбәп – укучылар саны аз булуда, дигән фикер белән килешмим. Шәһәр күләмендә мәктәпләрдә балалар саны бер чама. Бистәдә 4 мәктәп, безнекенең татар мәктәбе булуын истә тотыйк. Безгә кушыла алмаган 77нче мәктәпне хәзер якындагы 80нче лицейга кушарга йөриләр. Хәзер 29нчы мәктәпне бер елдан барыбер ябалар, дигән сүз таралды.

Әйе, мәгариф түрәләре “бер елга калдырып карыйк, ни эшләрләр икән”, дип уйларга мөмкин. Болай уйлап ялгышалар. Чөнки ата-ана, шул ук ачлык, каршылык чаралары корал булып кала.

Бу хәбәрдән соң ата-ана уйлана башлый. Ни өчен 1 елга мин баламны бу мәктәпкә бирәм әле, дип уйлый да, 28нче урыс мәктәбенә бирәчәк. Татар, булмас инде, дип яши. Ләкин 29нчы мәктәп мисалында, хәрәкәт итсәң, көрәшсәң, була икән дигән үрнәк күрсәттек” дип, урам, ата-ана җыеннарының, матбугат сүзенең тәэсирле булуы турында сөйләде мәктәпне яклау комитеты әгъзасы Наилә Вилданова.

Укытучылар бала туплау белән мәшгуль

29нчы мәктәп укытучыларының бүгенге халәтләре, күңел күтәренкелеге ни дәрәҗәдә?

“Кәефләр түбәнгә китмәде, яхшы. Тырышып балалар туплап, методик яктан үзебезне ныгытып эшләргә җыенабыз. Укытучылар тынычланды. Балалар туплауда мәктәп ябылу турындагы сүзләрнең зыяны зур. Ата-ана хәзер икеләнеп тора. Шулай да бүгенгә беренче сыйныфка 50 бала җыйдык. Бу ике сыйныф. Хәзер өченче сыйныфны туплау бара” ди укытучы Нәбирә Галимова.

Тупланган балаларны лицейлар, кадет мәктәпләре тартып ала

Ябылу алдында торган дип саналган татар мәктәбенең алдагы язмышы нинди булыр, хакимият башлаган эшен берничә елдан тәмамлап куймасмы?

“Татар мәктәпләренең киләчәге бар. Моның өчен күп эшләргә, күп көч куярга кирәк. 4-5 яшьлек балаларның ата-аналары белән даими элемтә булу зарур. Яшь белгечләр булмау – мәктәп проблемы. Реформа барышында бу проблем хәл ителерме-юкмы, ләкин бу мескен хезмәт хакына яшьләр килмәс.

Радик Әхмәтов
Яшьләр булмагач, мәктәп системасы таралыр, дип уйлыйм, зур проблемнар туар. Алдагы елда үз мәктәбебезгә күп кенә чара, яңалыклар кертергә уйлыйбыз. 4нче сыйныфтан соң без җыйган балаларны төрле лицейлар, кадет мәктәпләре үзләренә тартып ала. Укучы саны кими. Шуңа, бездән балалар санын таләп итәргә тиеш түгелләр”, дип саный ата-аналар комитеты рәисе Радик Әхмәтов.

Чаллының 29нчы татар мәктәбе тирәсендә барган бәхәсле вазгыятькә яңа уку елы башлангач тагын бер ачыклык керер. Укучылар аз тупланса, монысы мәктәпләрне кушарга йөрүчеләр файдасына булырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG