Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:46

Мин татарча имтихан бирдем!


Булат Газизов татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма Абзалова белән

Булат Газизов татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма Абзалова белән

Мәктәпне тәмамлаучыларның “Соңгы кыңгырау”лары инде яңгырады. Хәзер алар башлары белән Бердәм дәүләт имтиханнарына чумган. Кем нинди һөнәрне якын күрә, шул һөнәр белән бәйле фәнне сайлап, имтиханнар тапшыра һәм нәтиҗәгә карап, теләгән уку йортына укырга керәчәк.


Мин үзем татар әдәбиятыннан имтихан сайладым, чөнки киләчәктә журналистика юлыннан китәргә исәбем бар. Нинди фән сайлаганымны белем алган 54нче гимназия җитәкчелегенә әйткәч, бер-ике атнадан мине чакырдылар да: “Син Чаллыда татар әдәбиятыннан Бердәм республикан имтиханын бер үзең бирәчәксең”, диделәр. Дөресен әйткәндә, мин башта бу сүзләргә ышанып бетмәдем. “Ничек инде Чаллы шәһәрендә татар әдәбиятыннан бер кеше генә имтихан биреп ятсын? Берәр бәләкәй генә район булса, ярар, бәлки ышанган да булыр идем, күңел тыныч булыр иде. Ә бу бит Чаллы шәһәре”, дигән уйлар тынычлык бирмәде.

Шушы уйлар белән имтиханга ныклы әзерләнүләр башланды. Сыйныф җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма апа Абзалова ярдәме белән әдәбият теориясен, аның чорларын, бөек шагыйрьләребез, аларның иҗат җимешләрен, шунда күтәрелгән проблемалар, идеяләр буенча булган белемнәрне ныгытып чыктык. Күп кенә әсәрләрне укып чыккач, татар шагыйренең бөеклегенә, мәгърифәтле булуына тагын бер кат инандым һәм күңелем ниндидер бер тынычлык тапты.

Китап уку – эчке дөньяны яктырту, сафландыру. Кызганычка каршы, хәзерге яшьләр китап укуны эшкә санамый, кулларына да тотып карамыйлар. Тотсалар да, тышлыгын карыйлар да, тотып аталар. Китапның тышлыгы теләсә нинди була ала, ә менә аның эчендә булган “җимеше” бик татлы вә баллы. Шуны аңласын иде хәзерге яшьләр.

Сизми дә калдык, имтихан көне килеп тә җитте. 3 июнь көнне мәктәпнең чыгарылыш укучылары химия фәненнән дә имтихан бирделәр. Химия бирүчеләр белән мине дә кушырлар дип фаразлаган идем баштан.

Имтиханнарны үзебезнең гимназиябездә түгел, башка мәктәпкә барып бирдек. Шул мәктәп янына килеп җиткәч, аның диварында эленгән 7-8 “исемлек” белән танышырга булдым. Ул “исемлектә” укучының исем-фамилиясе, нинди фәннән имтихан бирүе һәм бүлмә саны язылган иде. Бер карап чыккач, аптырадым, үземне таба алмадым. Гомумән, татар әдәбияты дигән битне күрмәдем.

Мине имтиханга алып барган укытучым мәктәпкә кереп, 2-3 минут сөйләшеп чыккач кына татар әдәбияты дип язылган битне алып чыгып, диварга беркетеп куйдылар. Килеп карагач, ниһаять, үземне исемлектә күрдем. Кызыгы шунда ки, химия фәнен бирүчеләр исемлеге шыгрым тулы булса, татар әдәбияты дигәнендә бер генә исем, минем исем генә тора һәм ул башка исемлекләрдән читтәрәк иде.

Сыйныфларга керү башланды. Берүзем, 303нче бүлмә дигән язманы тоткан укытучы артыннан киттем. Артка да борылып карадым, тагын берәрсе әдәбият бирергә уйламаган микән дип. Андыйлар булмады. Чит мәктәп укытучылары да кызыксына башлады: “Син үзең генә бирәсеңмени? Алай икән, уңышлар сиңа!”, дип мине дәртләндереп, бүлмәгә кертеп утырттылар. Бүлмәдә бер укучы да юк, мин берүзем һәм ике карап торучы укытучы.

Ничектер сәерсенеп куркыта да башлаган иде. Кинәт БДИ биремнәрен таратучылар керделәр дә: “Он один? Удачи тебе, защищай Татарстан!» дип, чыгып та киттеләр.

Бирем төргәге бер генә булыр дигән идем, берничәне җибәргән булганнар. Шуларның берсен сайладым да, Аллага тапшырып эшли дә башладым. Барлык эшкә дүрт сәгать бирелде. Биремнәрнең төрлесе булды: кайсыдыр уйландыргыч, кайсыдыр таныш, кайсыдыр җиңел. “В” өлешендәге биремнәргә сүз яки сүзтезмә, ә инде “С” өлешенә 5-10 җөмлә, иң ахыргысында бирелгән өч теманың берсен сайлап, шул хакта 200 сүздән ким булмаган инша язарга тәкъдим ителгән иде.

Иҗат кешесенә вакыт җитми дип тиккә генә әйтмиләрдер. Биремнәрне тиз-тиз эшли барасың, ә вакыт әллә кая ашыга. Вакытның тиз үтүе күңелне борчып торды. “С” өлешенә килеп җиткәч, борчылуның чиге калмады: бер-ике җөмлә язган вакытта сәгать 11:12 күрсәтсә, язып бетергәч 11:30 иде.

Эшли-эшли ахырга да килеп җиттем. Барлык биремнәрне эшләп чыктым, хәтта тикшереп чыгар өчен 5 минут та калган иде. Шушы 5 минут эчендә битләргә күз йөртеп чыктым да, эшемне өстәлгә илтеп куйдым. Мәктәптән чыккач, күңелне төрле хисләр биләп алды. Ләкин күнел тынычлык таба алды һәм мин өйгә кайтып киттем.

Зур рәхмәтемне укытучыма, Абзалова Фатыйма апага җиткерәсем килә. Фатыйма апа, рәхмәт сезгә! Имтиханны җиңеп чыктык!

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: рус милләте кешеләре татар теле күбрәк укытыла, ә рус теле әзрәк дип давыл куптарып йөри. Әнә, нинди зур, ярты миллионлы Чаллы шәһәрендә тик бер генә кеше татар әдәбиятыннан имтихан тапшырган. Бу хәлгә уйланырга гына кала, кадерле дуслар. Ул кеше – мин булуыма һәм татар әдәбиятыннан имтихан тапшыруыма чиксез горурланам. Ә Татарстанга минем кебекләр кирәк микән?

Булат Газизов
Чаллы шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG