Accessibility links

Кайнар хәбәр

22 июньдә Казан-Мүнһен арасында очышлар башлана


Ике арада очыш атнасына бер тапкыр чәршәмбе көнне булачак. “Ак Барс Аэро” һава ширкәте әлеге юл туристлар, бизнес вәкилләре, алман телен өйрәнүче студентлар өчен кулай булыр, дип белдерә.

Татарстандагы алман җәмгыяте һәм Германиянең татарлар җәмгыяте очышлар ике арада мәдәни-тарихи багланышларны киңәйтер, ди.

Казан белән Германиянең Франкфурт шәһәре арасында атнасына өч тапкыр очкыч йөри иде инде.
XS
SM
MD
LG