Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: полиция җитәкчелеген алыштыру шикле


Русия президенты Дмитрий Медведев (с) һәм эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев
Русия президенты Дмитрий Медведев (с) һәм эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев
Русия хокук яклаучылары илнең эчке эшләр министрлыгында җитәкчеләрне алыштыруга шикләнеп карый, полиция реформасын өстән-өстән генә бара, дип әйтә

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт башлыгы Лев Пономарев “Интерфакс”ка биргән әңгәмәдә, реформа Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевнең үзеннән башланырга тиеш, дип әйтә.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева да хокук саклау оешмаларында үзгәрешләр хәзерге башлыгы киткәч кенә башланырга мөмкин, дип белдерә. Алексеева шулай ук министрлыктагы түрәләрнең ник алыштырылганын халыкка аңлату кирәклеген дә әйтә.

Бүген Русия президенты Дмитрий Медведев эчке эшләр министрының өч урынбасарын вазифаларыннан алу һәм министрлык җитәкчелегенә яңаларны билгеләү турында боерыгын имзалады.
XS
SM
MD
LG