Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:12

Йәмәннең көньягында бәрелешләр дәвам итә


Йәмән саклану министрлыгы, илнең көньягындагы бәрелешләрдә 10 хәрби һәм 21 гыйсьянчы һәлак булды, дип хәбәр итә.

Абиан вилаятендәге Зинҗибар шәһәрендә каты бәрелешләр дәвам итә. Әлеге шәһәрнең күп өлеше гыйсьянчылар кулында. Хөкүмәт гаскәрләре шәһәрне чорнап алган.

Йәмән хакимияте Лодер шәһәрендә гыйсьянчылар оештырган һөҗүм вакытында өч гыйсьянчы үтерелде, ун гыйсьянчы яраланды дип белдерә. Хөкүмәт гаскәрләренең бер хәрбие һәлак булган, өч хәрби яраланган. Элегрәк хәрбиләр биш солдат һәлак булды дип хәбәр иткән иде.

Лодер шәһәре шулай ук Абиан вилятенә керә.

XS
SM
MD
LG