Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:13

Казанның Тукай музеена 25 ел тулды. Шул уңайдан музейда бәйрәм чарасы уздырылды. Чарада музейга финанс ярдәм күрсәтү дә вәгъдә ителде.


Габдулла Тукайның 125 еллыгына Казанның Тукай музееның юбилей елы да туры килде. Әмма юбилей чарасына Татарстан хөкүмәтеннән акча бирелмәде, музейның бинаны төзекләндерү өчен дә акчасы аз.

Юбилей чарасына килгән Татарстан республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә музейга ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте:

“Мин иртәрәк килеп, музейны карап йөрдем, монда күптәннән булганым юк иде. Музейга булышырга кирәк. Анысын эшләрбез, Алла боерса.

Габдулла Тукайга килгәндә, күптән түгел булдым Төркиядә: Әнкара шәһәрендә, Габдулла Тукай урамында Тукайның бюстын ачтык. Анда булсагыз, барып килүегезне сорыйм.

Бу безнең баруыбыз, кешеләр белән очрашуыбыз, Сабан туе үткәрү, анда Тукайның “Туган тел”ен җырлау – ул тагын да безнең күңелләребезне йомшартып, күзләребезгә яшьләр китерде.

Айрат Сибгатуллин
Һәм мин үзем өчен тагын бер кат Габдулла Тукайның нинди бөек шагыйрь икәнен исбатладым”, диде ул.

Музейга мәдәният министрлыгы исеменнән – 50 мең сумлык, Татарстан республикасы президентының мәдәниятне үстерүдә ярдәм итү фондыннан 10 мең сумлык сертификат бирелде.

Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да музейның ярдәмгә мохтаҗ булуы хакында сөйләде:

“Еш кына монда җыелабыз, күрәсез: бина бәләкәй. Проблемалар һаман кала, әмма яңа министр әйтте: быел, бәлки, ремонт эшләре алып бара алырбыз дип.”

Музей яңа экспонатларга мохтаҗ

Тукай музееның тарихына инде берничә дистә елдан артык. Аның беренче экспозицияләрен Казандагы Горький музееның фәнни хезмәткәрләре төзи.

Музей бүген дә әле экспозицияләр белән баетылуга мохтаҗ. Тукай музеен оештыручы Люция Вәлиева, 25 ел күпкә китте, 10 елдан соң яңартсалар да әйбәт булган булыр иде, ди .

Тукайга кагылышлы, әлегә кадәр табылмаган әйберләр күп. Милли китапханә җитәкчесе Наил Камбеев әйтүенчә, Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасында, 1906 елда "Болгар" кунакханәсе йортында ачылган беренче татар китапханәсе китаплары да саклана.

Гөлчәчәк Нәҗипова
"Безнең милли китапханә 26 илнең китапханәләре белән хезмәттәшлек итә. Шунлыктан, без әле күп әйберләр таба алабыз. Безгә Тукайның әйберләрен эзлисе бар әле.

1906 елда беренче татар китапханәсе Тукай торган “Болгар” кунакханәсе йортында ачыла. Тукай шуның икенче катында яшәгән икән, ул, мөгаен инде, астагы катка төшеп, китапханәдә дә булган.

Без үзебездә дә әле күп әйберләрне карап бетермәдек. Тукайның үзе тотып, үзе укыган, язуларын язган китаплар да булырга мөмкин”, дип сөйләде ул.

Тукай удмурт теленә тәрҗемә ителде

Күптән түгел Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Тукайны удмурт теленә тәрҗемә итеп чыгарган. Моны без удмуртларның халык язучылары соравы белән эшләдек, ди Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетының беренче урынбасары Ирек Шәрипов:

“Чит төбәктә, башка милләтләр арасында яшәгәндә, бер нәрсәне аңлыйсың: Тукай – ул безнең байлыгыбыз. Күп кенә халыкларның, милләтләрнең андый байлыклары юк.

Ирек Шәрипов
Алар мондый байлыклары булмаганнан зур кыенлыклар кичерәләр. Без, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Тукайны удмурт теленә, үз акчабызга тәрҗемә итеп чыгардык.

Ни өчен без болай эшләдек – чөнки удмуртның халык язучылары безгә килеп әйтте: “Тукай – ул шундый зур байлык, сезнең аны үз милләтегез кысаларында гына яшәтергә хакыгыз юк. Тукайны безнең халыкка да җиткерегез”. Һәм шуңа без аны удмурт теленә тәрҗемә иттек.

Әлбәттә, Тукайның барлыгы, бөеклеге – ул зур нәрсә, әмма аның бөеклеген аз даирәдәге, азсанлы кешеләр генә белеп калса, бу куркыныч булыр иде.

Бөтен дөньяга сибелгән татарның күңелендә бер генә тапкыр булса да Казанда булу, Тукай музеенда булу теләген уяту – конгрессның бурычы, дип күз алдына китерәбез. Моны ничек тә башкарырга тырышырбыз”, диде ул.

Чарада театр һәм концерт оешмалары чыгыш ясады, әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре, фәнни-тикшерү институтлары вәкилләре катнашты. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан үзенең өр-яңа шигырен дә укыды. Габдулла Тукай музееның юбилей бәйрәме “Туган тел”не башкару белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG