Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия һәм Яңа Зеландиядә дистәләрчә очыш кичектерелә


Чилидагы янартау көле Австралия белән Яңа Зеландиягә барып җитү сәбәпле дистәләрчә очыш кичектерелде. Көньяк Америка белән Австралия арасы меңнәрчә чакрым булуга карамастан, көл Мельбурнга да җитте.

Әлеге шәһәрдән бөтен очышлар да кичектерелгән. Яңа Зеландиядән Австралиянең Тасмания утравына барасы очкычлар да һавага күтәрелмәгән. Утыз меңнән артык пассажир юлга чыга алмаган.

Шулай ук Аргентинаның көньягындагы һава аланнары да ябылган.

Чилиның Пуйэуэ янартавы 4 июньдә ата башлаган иде.
XS
SM
MD
LG