Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда оппозициянең ике чарасы узды


Петербурда “Ачу көне” рөхсәт ителде. Маяковски һәм Некрасов урамнары чатына иллеләп кеше җыелды. Алар тулай торакларда яшәүчеләр, пенсионерлар проблемнары һәм шәһәр хакимиятләренең төзелеш сәясәте турында сөйләде.

“Теләктәшлек” (”Солидарность”) хәрәкәте һәм Берләшкән ватандашлар фронты вәкилләре Нева урамы буйлап Русия әләменә ошаган транспарант күтәреп барды. Аларның бу чарасы хакимиятләр белән килешенмәгән булган.

“Теләктәшлек” лидерларының берсе Ольга Курносова: “Советлар Берлеге чорыннан начарны – сәяси эзәрлекләүләрне түгел, ә яхшыны – социаль тэмин итүләрне алу кирәк. Кызганычка каршы, бүгенге Русия советлар заманы һәм 90нчы еллардагы начарлыкларны үзенә туплаган. Бу проблемны хәл итү кирәк”, дип белдерде.

Чарада катнашучылар “Безгә башка Русия кирәк”, “Путин-чаңгы-Магадан!”, “Сәяси тоткыннарга ирек!” һәм башка шигарьләр әйтеп барды, дип хәбәр итә “Азатлык” радиосы журналисты.
XS
SM
MD
LG