Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан су спорты дөнья чемпионатын үзендә үткәрергә тели


14 июньдә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) вәкилләре, Мәскәүдә булганнан соң, Казанга да киләчәк. Алар, Татарстан башкаласының кунакханәләре, транспорт челтәре, спорт корылмалары белән танышып, Казанның 2015 елда йә булмаса 2017 елда су спорты дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинлекләрен тикшерәчәк. Бу хакта Универсиада башкарма мөдирлеге хәбәр итә.

15 июльдә Кытайның Шанхай шәһәрендә 14нче су спорты дөнья чемпионаты вакытында алдагы ярышларның кайда буласы ачыкланачак.

Канаданың Монреаль, Кытайның Һуанчҗоу һәм Һонконг Казанның көндәшләре булып тора.
XS
SM
MD
LG