Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

"Русия көне" Казанда да узды


Татарстан башкаласының Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында үткән чарада чыгышларда сүз күбрәк Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның Иҗтимагый халык фронты төзүе турында барган.

Әлеге фронтның Казандагы җитәкчесе Наил Хөснетдинов «Безнең оппонентлар бу берләшмәдә йомшак якларны күрергә тели һәм шул рәвешле дәрәҗәләрен күтәрергә омтыла» дип белдергән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Урам чарасында «Бердәм Русия» фиркасенең Казан бүлеге вәкилләре, “Яшь Гвардия” активистлары, иҗтимагый оешма вәкилләре, депутатлар катнашкан. Күпме халык җыелганы хәбәр ителми.

Митинг барышында “Яшь Гвардия» активистлары үтеп-сүтеп йөрүчеләргә Русия флагы төшерелгән тасмалар таратты", дип яза «Татар-информ».

XS
SM
MD
LG