Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (29)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Бөтенрусия мөселманнары корылтае (4)
1-11(14-25) май 1917, Мәскәү

Кәшшаф Тәрҗемани үз нотыгында дини оешмаларның үзгәрешләргә мохтаҗ булуы, динне ялгыш юраучы һәм аңлатучыларның барлыгы, заманага һәм милләт ихтыяҗларына карап үзгәртүләр ясау кирәклеге, дин әһелләре арасында да яңалыкларга каршы чыгучылар булуы, шул сәбәпле кайбер зыялыларның да дин белән бәйле хаталы фикер йөртүләре турында сөйли.

Фикер алышулар ахырында 9 майдагы утырышларда "Дин һәм рухани идарәләрнең вакытлы тәшкилаты турында" җиде бүлектән торган карар кабул ителә.

11 майда Ильяс Алкин рәислегендә булган утырышта Эчке Русия, Себер һәм Казакъстан мөселманнары Дини идарәсенә сайлаулар үткәрелә. Мөфтилеккә кандидат итеп 6 кеше (Галимҗан Баруди, Муса Җарулла Бигиев, Габдулла Буби, Зыяэддин әл-Камали, Садри Максуди һәм Хәсәнгата Габәши) күрсәтелә. Муса Бигиев намзәтен яклаучы булмаганга, Әл-Кәмали исә үзе теләмәгәнгә мөфти сайлауда катнашмыйлар. Сайлаулар нәтиҗәсендә дүрт кеше арасыннан Галимҗан Баруди дини эшләр рәисе һәм мөфти була (292 кеше аны яклап тавыш бирә, 257се каршы чыга). Казыйлыкка 38 намзәт күрсәтелә, 14е сайлауда катнаша һәм алар арасыннан алтысы казый итеп сайлана:

1. Гомәр әл-Карами, күпчелек тавыш белән (Бүкәй Урдасы, казакъ);
2. Салихҗан Урманов (489 кеше яклап, 90ы каршы тавыш бирә(Уфа);
3. Габдулла Сөләймани, 423 кеше яклап, 166ы каршы тавыш бирә (Түбән Новгород);
4. Кәшшаф Тәрҗемани, 354 кеше яклап, 213е каршы тавыш бирә (Казан);
5. Хөҗҗәт әл-Хәким Мәхмүдов, 364 кеше яклап, 219ы каршы тавыш бирә (Себер);
6. Мөхлисә Буби, 307 кеше яклап, 280е каршы тавыш бирә (Буби). Ислам тарихында казыйлыкка сайланган беренче хатын-кыз.

Дүрт казакъ өлкәсеннән казый сайлау вазифасы казакъларның үзләренә тапшырыла.

Корылтайның 8 майдагы утырышында доктор Җәвад Оруҗев чыгыш ясап, кадетларның һәм башка "рус партияләренең максатлары" Петр I неке кебек, бугазларны (Босфор һәм Дарданелл бугазларын), Төркияне һәм бөтен ислам дөньясын басып алу икәнлеген әйтә. Аннан соң Тупчыбашев көн тәртибенә кермәгән темага чыгыш ясый. Ул Төркиянең басып алынган Карс, Ереван, Баку һәм Кавказ артының башка өлкәләрендә мөселманнар җәбер-золымга дучар була дип хәбәр итә. Шуннан корылтай бу хәлне Вакытлы хөкүмәт һәм Петроград Эшче, солдат һәм крестьян вәкилләре Советында тикшерү өчен, 6 кешелек делегацияне башкалага җибәрү турында карар кабул итә. Делегатлар (Галимәрдән Тупчыбашы, полковник Хаҗи Морад, Хәйренниса Ахундова, Мирза Әсәдуллаев, Петроград эшче, солдат һәм крестьян вәкилләре Советы әгъзасы Солтан Мәмлиев һәм Вакытлы Үзәк Бюро әгъзасы Сәлимгәрәй Җантурин 9 майда Петроградка китәләр.

Ул көннне булган утырышта, ә аны Гаяз Исхакый алып бара, Шакир Мөхәммәдъяровның доклады тыңлана, аның буенча фикер алышканнан соң, түбәндәге маддәләр кабул ителә:

1. Бөтен җирләр (дәүләт, патша гаиләсе, монастырь һәм эре җирбиләүчеләрнең җирләре) халыкка тапшырылырга тиеш: җир милеге бетерелергә, җирне сату һәм сатып алу тыелырга тиеш.
2. Җирне үз хезмәте белән эшкәртергә теләгән һәркем җирдән файдалану хокукына ия.
8. Кыргызлардан канунсыз рәвештә алынып, монастырьларга, сәламәтлек саклау оешмаларына тапшырылган җирләр, уңдырышсызлык сәбәбе белән рус мөһаҗирләре тарафыннан ташлап калдырылган җирләр һәм җәйләүләр Оештыру Мәҗлесе тупланганга кадәр, кыргызларга (казакъларга) кире кайтарылырга тиеш.
11. Оештыру Мәҗлесенә кадәр мөселманнар җир мәсьәләсендә "Бөтенрусия крәстияннары конгрессы" карарларына буйсына.

Җир мәсьәләсе белән бәйле карарлар күпчелек тавыш белән кабул ителүенә карамастан, кайбер каршылыклар да калкып чыга. Мәсәлән, бер төркем башкорт вәкилләре Җир Комиссиясенә катнашмаячаклары, бу мәсьәләне туган төбәкләренә кайтып тикшерәчәкләре турында махсус документ язып, президиумга бирәләр. 13 миллион (?) төркестанлы исеменнән чыгыш ясаган делегатлар корылтайның җир мәсьәләсе буенча кабул ителгән карарлары шәригатькә һәм җирле (территориаль) автономия принципларына каршы килә дип, аларга протест белдерә. Төркестанлылар хуҗасы риза булып торып, аның мал-мөлкәтен алырга һичкемнең хакы юк дигән карашта тора.

Шул ук 9 майда узган утырышта Русиядәге бер төркем төрки әсирләреннән килгән хат укыла. Анда әсирләрнең бик авыр хәлдә калулары язылган. Корылтай исеменнән хатның эчтәлеге хәрби министр А.Керенскийга белдерелә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG