Accessibility links

Италиядә икенче көн референдум дәвам итә


Италия хөкүмәте башлыгы Сильвио Берлускони
Италия хөкүмәте башлыгы Сильвио Берлускони
Италиядә икенче көн дәвам иткән референдум хөкүмәт башлыгы Сильвио Берлускони өчен җитди сынау булып тора.

Тавышка куелган дүрт сорау арасында атом ягулыгы җитештерүдән тулысынча баш тартуга багышланганы иң әһәмиятлесе. Сорауларның тагын берсе - дәүләт җитәкчелегендәге түрәләрнең мәхкәмәгә чакырылмавына багышланган канун турында. Дүрт мәхкәмә гаепләве белдерүгә карамастан, Берлускони моңа кадәр булган канунны теләп куллана иде.

Референдумның беренче көнендә тавыш бирергә 41% халык килгән. Референдумда 50% кеше катнашкан вакытта ул үткән дип саналачак. Берлускони үзенең тарафдарларын референдумда катнашмаска чакырган иде.
XS
SM
MD
LG