Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суданда кораллы бәрелешләр бара



Судан президенты Омар әл-Бәшир һәм Көньяк Судан башлыгы Салва Киир Көньяк Кордофан төбәгендә барган кораллы бәрелешләрне җайлау өчен сөйләшүләр үткәрә. Сугыш барган урыннан дистә меңнәрчә кеше китәргә мәҗбүр булды.

Низаглы төбәк Судан башкаласы Хартумга карый. Әмма анда башкаласы Джуба булган Көньяк Судан хакимиятләренә буйсынган меңнәрчә кораллы сугышчы бар.

9 июль көнне Көньяк суданның бәйсезлеге игълан ителер дип көтелә. Суданның Көньяк өлеше белән Төньягы бу хакта ике елга сузылган ватандашлар сугышыннан соң 2005 елда килешкән иде. Әлеге сугышта ике миллионга якын кеше һәлак булды.

Яңа кабынган низаг турында каршылыклы хәбәрләр килә. Яклар бер-берсен гаепли.

Суданда яшәүчеләрнең күпчелеге ислам динен тоткан гарәпләр. Көньяк Судан халкының күпчелеге исә христианнар.
XS
SM
MD
LG