Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буданов җеназасы тыныч кына үтте


Буданов җеназасы
Буданов җеназасы
Мәскәү янындагы Химкида узган атнада үтерелгән элекке полковник Юрий Будановны җирләделәр.

Чиркәүдә дога вакытында да, хәрбиләрчә җирләүдә дә көтелмәгән хәлләр булмаган. Буданов белән саубуллашу көнендә хокук саклау оешмалары, милләтчеләр чыгышы булырга мөмкин дип, иминлекне көчәйткән иде.

Буданов узган атнаның җомгасында билгесез кеше тарафыннан атып үтерелде. 2003 елда ул чечен кызын үтерүдә гаепләнеп хөкем ителгән иде. 2009 елда вакытыннан элек шартлы рәвештә иреккә чыгарылды.

Хокук яклаучылар Будановны Чечня кешеләренә карата җинаятьләр кылуда катнашы бар дип әйтсә, рус милләтчеләре аны милли геройлары итеп саный.
XS
SM
MD
LG