Accessibility links

Татарча имтихан: депутатлар сөенә, мәктәп җитәкчеләре көенә


Быел Татарстанда бары 53 бала гына ана телендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган. Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт Думасы депутатлары бу өлкәдә кайбер уңышларга ирешү турында сөйләсә дә, татар мәктәбе җитәкчеләре моны сизмәгән.


Русиядәге милли республикаларда Бердәм дәүләт имтиханын үз ана телләрендә тапшыру мәсьәләсе әледән-әле калкып чыга. Ул күптән түгел Федерация Шурасының гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше мәсьәләләре комиссиясе утырышында да каралган. Анда Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновтан тыш, белгеч буларак балаларның татарча имтихан бирүгә хокукы бозылуын Европа мәхкәмәсенә шикаять иткән Аида Камалованың адвокаты Борис Пантелеев та катнашкан.

Борис Пантелеев
Пантелеев фикеренчә, Камалованың әлеге шикаяте Европа мәхкәмәсенә тапшырылгач, Русия җитәкчеләре бу өлкәдә ниндидер үзгәрешләргә баруын күрсәтергә тели. Ләкин Казандагы икенче гимназия җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина моның белән килешми.

“Аида Камалованың шикаяте бөтенләй башка. Ул 11 ел буе предметларны татарча укыган балаларның имтиханны да ана телендә бирүен таләп итә. Ә хәзергә предметларны татарча бирү түгел, ә имтиханны бары татар теле һәм әдәбиятыннан бирү турында гына сүз бара. Бу икесе ике әйбер. Татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны Татарстанда инде күптән тапшырып киләләр”, ди ул.

Хәмидуллина сүзләренә караганда, Татарстанда да быел барлыгы 53 кеше генә ана телендә имтихан биргән. Әлбәттә, бу укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан бирергә теләмәүдән түгел. Чөнки авыл балаларына үз туган телендә имтихан тапшыру күпкә җиңелрәк. Бу беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты имтиханы нәтиҗәләре белән бернинди дә югары уку йортына кереп булмауга бәйле.

“Татар филологиясе факультетына керү өчен дә урыс теле кирәк”, ди Хәмидуллина.

Мөгаен, шуңадыр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны төп исемлеккә кертеп тормагандыр. Булат Газизов та "Азатлыкка" татар әдәбиятыннан имтихан тапшырырга баргач, укытучысының 2-3 минут сөйләшеп чыккач кына татар әдәбияты дип язылган битне алып чыгып, диварга беркетеп куюларын язган иде.

Министрлыкның сәхифәсендә дә барлык башка предметларның имтихан уздыру көне язылса да, татар теле һәм әдәбияты исемлектә бөтенләй урын алмаган.

Татар әдәбиятыннан да имтихан булырга тиешле 3 июнь көнне, мәктәп укучылары чит телләрне һәм химияне дә тапшырган. Исемлектә исә алар гына билгеләнгән.

Русиядә ял көне булу сәбәпле, министрлыктан аңлатма алып булмады. Шулай итеп Русия Дәүләт Думасы депутатлары татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы исемлегенә кертүгә ирештек дисә, татар мәктәбе җитәкчеләре монда бернинди алга китеш күрми. Алар фикеренчә, депутатлар бу мәсьәләнең асылын аңлап бетерми, шуңа аны зур яңалык кебек кабул итә.

Әлбәттә, Русия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен бу мөһимдер. Чөнки субъектның җитәкчеләре рөхсәт итсә, татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыру мөмкинлеге туа. Ләкин Татарстанның үзендә 53 кеше генә имтихан биргәнне исәпкә алганда, Русия төбәкләрендәге татарлар турында сүз йөртү урынсыз кебек.
XS
SM
MD
LG