Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:35

Кокойты Көньяк Осетиянең алдагы башлыгын сайлауга чыкмаячак


Эдуард Кокойты

Эдуард Кокойты

Көньяк Осетия башлыгы Эдуард Кокойты республика башлыгы урынына өченче вакытка сайлауда катнашмаячагын әйтте.

Кокойты бу хакта, республика җитәкчесенең өченче тапкыр идарәдә калу-калмавына багышланган референдумны үткәрү йә булмаса үткәрмәүне хәл итәчәк, Көньяк Осетиянең югары мәхкәмәсе утырышы алдыннан әйтте. Утырыш 14 июньгә билгеләнгән.

Референдумдагы икенче сорау - рус телен республикада икенче дәүләт теле итү турында. Әлеге референдумны үткәрү өчен Көньяк Осетия саклану министры урынбасары Ибраһим Гасеев җитәкчелегендәге төркем имзалар җыйган иде.

XS
SM
MD
LG