Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемгә байрак – кемгә Сабан туе!


Әтнә батыры
Әтнә батыры

Русия ватанпәрвәрләген тәрбияләүгә юнәлтелгән көндә – 12 июнь көнне Татарстандагы һәм читтәге татарлар Сабан туйлары үткәрде.


11 июнь көнне Казанда, башкала үзәгендә, Русия көне уңаеннан илнең бөеклеге һәм Ватанны сөю турында сүзләр яңгырады. Ул көнне хакимият фиркасе башлангычы белән “Бердәм Русия” байрагы астында сәяси чара үтте. Хакимият яшьләр хәрәкәтләрен урамга чыгарды.

"Русия көне" чарасы, 11 июнь 2011 ел, Казан
Активистлар бөтен урам киңлегенә сузылып, Русия байрагын күтәреп барды. “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре бу чараны партия юлбашчысы Владимир Путинның башлангычы – "Халык фронты"н таныту өчен файдаланды.

12 июнь көнне Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган концерт-тамашада Русиянең бер өлеше итеп Казаннан да кыска гына репортаж бирделәр. Әмма Казанны анда күбрәк “Рубин” һәм башка командалар шәһәре, спортка мөкиббән киткән кала итеп танытырга тырыштылар.

Шул арада Татарстан исеменнән, хөкүмәт рәисе урынбасары Зилә Вәлиева Италия башкаласы Рим үзәк мәйданында узган “Русия Йолдызлыгы” чарасында катнашты. Әлеге чара шулай ук Русия көне уңаеннан уздырылган иде.

Русия көне татар бәйрәме итеп истә калачак

Ә Кыргызстандагы татарлар исә, Русия көненә багышлап, татар милли чараларын оештырырга булды. Бөтендөнья татар конгрессы интернет-сәхифәсе хәбәр иткәнчә, җирле татар оешмасы “Дуслык” фольклор ансамбле концертын оештырды.

"Русия көне" кысаларында үткән Брюссель сабан туе, 12 июнь 2011
Чарада Кыргызстандагы Русия илчелеге киңәшчесе Лидия Дьяченко урысча, һәм атташе Булат Мөбәрәкшин татарча чыгыш ясады. Бишкәктә 11 июнь көнне, Русия көненә багышланган кичәдә җәмәгатьчелек татар композиторларының әсәрләрен тыңлады.

Бельгиянең башкаласы – Брюссельдә яшәүче татарлар Русия көне уңаеннан, Русия халыклары мәдәнияте көне рәвешендә Брюссельнең үзәк паркында Сабан туе бәйрәмен үткәрде. Анда җирле татарлар гына түгел Русия көненә килгән рус телле мәхәлләләр, җирле халык та катнашты.

“Сабан туен татар оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиева оештырды, чара шул дәрәҗәдә һәм шундый күләмле итеп беренче тапкыр үтте”, дип хәбәр итте Брюссельдә яшәче милләттәшебез Алсу Гарифуллина.

Татарларга бәйрәмгә килгән Брюссель кешеләренә милли тәм-томнар турында җирле телләрдә аңлатма бирергә туры килде. Чарага килүчеләр, милләтенә карамастан, бик теләп, катыктан акча эзләү, капчыкта сикерү, көянтә белән су ташу уеннарында катнашты.

Брюссель сабан туе, 12 июнь 2011 ел
Татарларның яраткан милли бәйрәме Русиянең Курган өлкәсе Әлмән авылында да үткән ял көнендә үткәрелде. Русия көне булуын да истә тотып, бәйрәмнәр белән котларга авыл сабан туена Курган өлкәсе губернаторы Олег Богомолов килгән.

Татарстаннан бәйрәмгә Баулы районы башлыгы җитәкчелегендә рәсми төркем барган. Алар, толерантлык билгесе буларак, татар, удмурт, урыс милли йортлары кунакларын да алып килгән.

Татарстан авыл-районнары гөрләде

Татарстанның күпчелек районнарында да бу ялларда милли бәйрәмнәр – Сабан туйлары гөрләп үтеп китте. Русия көне уңаеннан бирелгән ял көненнән дә файдаланып, район үзәкләрендә Сабан туе дүшәмбе 13 июнь көнне дә үткәрелде. Мәсәлән, бәйрәм шимбә-якшәмбе Кукмара авылларында булса, дүшәмбе район үзәгендә оештырылды.

Рәсми чыганаклар хәбәр итүенчә, 11-12 июньдә республикада 540тан артык урында милли бәйрәм үтте, аларда 370ләп кеше катнашты, тәртип бозулар, бәла-казалар булмады.

Марат Хөснетдинов (с), Илдар Халиков
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Норлат районы бәйрәменә барды.

Дәүләт Шурасы рәисе Әтнә районы бәйрәмендә катнашты. Андагы Сабан туй програмында Тукайның 125 еллыгына багышлап, шагыйрь шәхесе һәм аның әкият геройлары чагылдырылды.

Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков хакимиятне вәкиллек итәргә Чистай районы сабан туена барды. Бу бәйрәмгә элекке Татарстан түрәсе, хәзер Мәскәү башлыгы урынбасары булып эшләүче Марат Хөснетдинов та кайтып, халык алдында түбәтәй киеп утырды.
XS
SM
MD
LG