Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59

Казакъстан һәм Кытай стратегик хезмәттәшлек декларациясе имзалады


Һу Цзиньтао (с) һәм нурсолтан Назарбаев

Һу Цзиньтао (с) һәм нурсолтан Назарбаев

Астанада Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Кытай халык республикасы рәисе Һу Цзиньтао сөйләшүләрдән соң стратегик хезмәттәшлекне үстерү декларациясен имзалады.

Яклар атом өлкәсендә хезмәттәшлек, бергәләп юллар төзү турында килеште. Казакъстан быел ук Кытайдагы атом электр станцияләренә ягулык җибәрә башлаячак. Ике илнең дәүләт банклары вәкилләре бер миллиард доллар күләмендә милли валюталар - юань һәм тенгедә акча алмашу килешүе имзалады.

Моңа кадәр Кытайның экспорт-импорт банкы Астанага кредитны долларларда бирә иде.

Кытай халык республикасы рәисе һәм илнең рәсмиләре өч көнлек сәфәр белән Астанага килде. Һу Цзиньтао сишәмбе Астанада ачылачак Шанхай оешмасы хезмәттәшлеге саммитында да катнашыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG