Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Приморьеда элекке милиция хезмәткәре гомерлек төрмәгә ябыла


Приморьеда фатирларын кулга төшерү өчен кешеләр үтергән биш кешегә хөкем карары чыгарылды. Алар арасында элекке ике милиция хезмәткәре дә бар.

Мәхкәмә аларга җиде кешене үтерүдә, ялган документлар ясауда, караклыкта һәм башка җинаятьләрдә гаепләү белдерде.

Төркем башлыгы Владимир Басмановка гомерлек төрмәгә ябу карары чыгарылды. Аның адвокаты карарны шикаять итәчәкләрен әйтте.

Хокук саклау оешмасының тагын бер элекке хезмәткәре - Салават Бикташевны ун елга каты тәртиптәге колониягә ябу карары чыгарылды.

Калганнар тугыз ярым елдан алып 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Тикшерү, төркем исерткеч эчемлекләр яраткан фатирлы кешеләрне эзләп табып, аларның документларын кулга төшергәч, үзләрен урлап үтерә торган булган, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG