Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:03

Гыйрактагы һөҗүмдә сигез кеше үтерелгән


Гыйракта кораллы сугышчылар Баакуба шәһәрендәге Дияла вилаяте хакимияте бинасына һөҗүм иткән вакытта кимендә сигез кеше үтерелгән, 27 кеше яраланган.

Хәбәрләргә караганда, башта хакимият бинасы капкасы янында ике бомба шартлатылган, аннан соң һөҗүм башланган.

Әлегә анда сугыш бара. Баакубаның үзәген гыйрак хәрбиләре һәм полиция чорнап алган.

Әлеге һөҗүм “Әл-Каидә” сугышчыларының 29 мартта Тикрит шәһәрендәге Сәлах-әд-Дин вилаяте бинасына һөҗүменә ошаган. Ул вакытта 58 кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG