Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски ягында “хәтер көннәре” бара


"Хәтер көне"ндә
"Хәтер көне"ндә

Омски өлкәсенең кайбер татар авылларында соңгы елларда “хәтер көннәре” үткәрү, зиратларны чистарту, бергә җыелып дога белән мәрхүмнәрне искә алу гамәлгә керде. “Хәтер көннәре” үткәрүнең төп мәгънәсе: бер яктан, мәрхүмнәрне искә алу һәм зиратларны тәртиптә тоту булса, икенче яктан, халыкны дингә якынайту һәм яшь буынга дини тәрбия бирү.


Бергәләп мәрхүмнәрне искә алу Омски ягында беренче мәртәбә узган гасырның 70нче еллар башында Большеречье районының Кумыслы авылында булып узган иде. Аннан соң “хәтер көне” 1990 елны шул ук районның Яланкүл авылында үткәрелде. Тора-бара бу күркәм гадәт өлкәнең башка авылларында да күзәтелә башлады. Хәзер “хәтер көннәре” Большеречье районында гына түгел, өлкәнең Тара, Тевриз, Усть-Ишим һәм Колосовка районнары авылларында да үткәрелә.

“Хәтер көне” гадәттә 22 июньгә, сугыш башланган көнгә кадәр үткәрелә. Әзерлек эшләрендә авыл халкының барчасы катнаша, туган якларыннан читтә яшәүчеләрнең дә ярдәме була. Алар зиратны төзекләндерергә кирәк булган багана, такта, кадак, буяу кебек кирәк-яракларны алу өчен акча җыеп тапшыралар. Авылда яшәүчеләр зират яннарын чистарталар, капка-коймаларын төзекләндерәләр, каберлекләрне тәртипкә китерәләр, череп ауган агачларны алып чыгып яндыралар. Гомумән, зиратны тәртиптә тоталар.

Аннан тыш, “хәтер көнендә” зират янындагы мәйданда Коръән ашы, мондагыча әйтсәк, хәтем ашы әзерләнә. Мәрхүмнәр рухына дога укыла, бергәләп аш ашала һәм кабат дога укыла.

Бу көнне авылга күпләп кунак кайта, озак еллар очрашмаган авылдашлар очраша, дуслар күрешә. Шунысы да яхшы, бу көнне авылда хәмер эчеп яки бозыкланып йөргән бер генә кеше дә булмый.

Черналы авылында “хәтер көннәре”

Быел мәрхүмнәрне искә алу 11 июнь көнне Большеречье районының Черналы һәм Кушкүл авылларында булып узды. Алдагы шимбә-якшәмбе көннәрендә өлкәнең тагын берничә татар авылында “хәтер көннәре” узачак.

Черналы авылындагы “хәтер көненә” аерым тукталганда, биредә ул алтынчы мәртәбә үткәрелә. 100гә якын кеше яшәгән бу авылда бу көнне 300дән артык кунак булгандыр. Билгеләнгән вакытта халык зират янына җыелды. Алдан әзерләп куелган зур казаннарда хуҗабикәләр аш пешерде, чәй кайнатты.

Дога кылу һәм чыгышлар

Җиргә җәймәләр җәеп, утырышканнан соң, җыенны авылның аксакалы – өлкән яшьтәге Хәйрулла ага Муралиев ачып җибәрде.

Аннары Омскидан килгән кунак, дини белемле Сәлим әфәнде Мөхәммәдиев Коръән аятьләре укыды, аларны мәрхүмнәр рухына багышлады.

Сәлим әфәндедән соң сүз авылда мулла вазифасын үтәүче Ратиф әфәнде Шиховка бирелде. Ул зиратны һәрвакытта да тәртипле тотарга өндәде, аннары “хәтер көнендә” аш пешерү өчен сәдака итеп сарык биргән авылдашларының исемнәрен әйтеп чыкты.

Дин әһелләреннән соң авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина чыгыш ясады. Ул бу чараның дәвамлы булуын теләде, халыкны дус, тату яшәргә өндәде.

Балаларга татлы бүләк

Догалар укылып, чыгышлар тәмамланганнан соң, халыкка итле аш таратылды. Ә “хәтер көненә” килгән балаларның һәрберсенә Ратиф әфәнде Шиховның җәмәгате – Маһирә ханым сәдака акчаларына сатып алынган шоколадлар таратып чыкты.

“Хәтер көненә” карата фикерләр

Шуны да ассызыкларга кирәк, авылның яше-карты “хәтер көнендә” зират янына бара, инде гадәткә кергән йолаларны үти. Бу көнне дә зират янында яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә күп иде. Барсы да бирегә мәрхүм булган туганнарын искә төшерү, алар рухына дога кылу өчен килгән. Күпчелек өчен “хәтер көне” чын мәгънәсендә бәйрәмгә дә әйләнгән.

Чыгышы белән Черналы авылыннан булган, хәзер Омскида яшәүче Фагилә Чумарованың “хәтер көнендә” беренче катнашуы. Яңгырлар явып, юллар бозык булу сәбәпле, килгәндә ул төрле авырлыкларга дучар булган. Шулай да ул вакытында авылга килеп җитә алган. “Биредә барлык авырлыклар да онытылды, күңелемә бер төрле җиңеллек килде, инде тыныч күңел белән өйгә кайтып китәм,” ди Фагилә ханым.

Мондый чара киләчәктә дә үзенең әһәмиятен югалтмас, динебезне үстерүдә үз өлешен кертми калмас. Кешеләр күңелендә туган җылы хисләр тиз арада суынмас, бу күркәм гамәл үсеп килүче яшьләр күңелендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тудырмый калмас дип өметләнәсе килә.

XS
SM
MD
LG