Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасында килешү төзелгәнгә ярты ел узып китте. Ике президент очрашканнан соң хезмәттәшлек ничек бара? Башкортстан татарлары ике ара хәлләрнең уңай якка үзгәрүен сизәме? Түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз шул турыда булыр.


Казан студиясендә Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанда да билгеле, бик зәвыклы әсәрләр язучы Вәкил Шәйхетдинов һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе исеменә лаек булган, Башкортстанда гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән, Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосының исемендә үк татар һәм башкорт дигән сүзләр бар. Якын телләрдә сөйләшкән, кардәш ике милләтнең уртак радиосы бәлки дөньяда бердәнбер мәгълүмат чарасыдыр. Татар-башкорт халкының ярты гасырдан артык уртак хезмәт итә торган мәдәни яки мәгълүмат чарасы юк. Я татар театры, я башкорт театры, я татар газеты, я башкортныкы. Радио, телевидение да шулай, я татар, я башкорт телевидениесе. “Азатлык” – ул татар-башкорт редакциясе.

Бүгенге әңгәмәбез Татарстан белән Башкортстан хезмәттәшлеге һәм татар-башкорт мәдәни багланышлары, Башкортстан татарларының туплану мәсьәләләре турында булыр.

Урын һәм сәбәп тә бар. Чөнки ике республика арасында 17 ел дәвамында бернинди рәсми элемтәләр булдырылмады. Бары тик 2010 елның ахырында ике Рөстәм, Миңнеханов һәм Хәмитов, килешү имзалады. Шушы килешү гамәлгә ничек куела? Милли мәсьәләләрдә, татар мәсьәләсендә, икътисадта нинди проблемалар яки нинди казанышлар бар?

Казан белән Уфа арасында еш йөрисез, бу юлы нинди йомыш белән килдегез? Без әле ишеттергән темага ничек җавап бирер идегез? Декабрьдә башланган эш дәвам итәме? Нинди өметләр, планнар белән яшибез, нәрсә комачаулый? Эчке яки тышкы сәбәпләр бармы? Менә Рөстәм Хәмитов килгәч, ягъни Башкортстанда соңгы вакытта татар чаралары ешрак, күңеллерәк үтә башлаган дигән тәэсир бар. Радиода әйтелде бу турыда, санап чыгыйк әле.

Алик Локманов. Татар чаралары каршылыксыз үтә. Ел башында татар классларында укучы балаларның татар теленнән олимпиадасын уздырдык. Аннары Чишмә районында укытучыларның фәнни-гамәли конференциясен оештырдык. Анда 84 татар теле укытучысы катнашты.

Конференциядә катнашучылар укыту проблемнары, глобальләшү процесслары барган чакта, Мәскәү безнең милләтләрнең телләрен кыскан вакытта без нәрсә эшләргә тиеш дигән сораулар күтәрде. Шушы сорауларга берникадәр җавап та бирергә тырышты.

Шулай ук ел саен “Ел укытучысы – татар теле укытучысы”, “Туган тел”, ике елга бер тапкыр татар җырын башкаручылар бәйгеләрен уздырабыз. Быел аны Дүртөйледә үткәрдек. Чөнки Уфада зур чаралар болай да бик күп үтә.

Бүгенге көндә Казанда 15-19 июньдә үтәчәк имамнарның Икенче Бөтенрусия җыенына әзерләнәбез. География бик зур, без хәтта Башкортстанның төпкел районнарыннан татар имамнарын кунак итеп чакырып, шушы эштә катнаштырачакбыз. Чөнки дин һәм милләт – безнең өчен бик мөһим мәсьәлә. Мәчетләрне төзиләр, ләкин алар соңгы вакытта бушый башлады. Имамнарның бүгенге хезмәте ритуал: намаз уку, исем кушу, мәет әзерләү, озату... Шуның өчен форумда динне саклап калу мәсьәләләре күтәрелсен иде.

Вәкил Шәйхетдинов
Римзил Вәли. Алик Локмановны тыңлап уйлап утырам, эшләгән эшләр дә күп икән: “Нур” театры төзелгән, берничә йөз мәктәп бар, дөрес, җанисәп нәтиҗәләрендә татарларның саны кими дигән күрсәткеч бар. Ләкин Башкортстанда татарларның көче дә, иҗади куәте дә күп. Менә шундый капма-каршы ике тенденция. Ә менә монументалистлар, һәйкәл куючылар, рәссамнар, йөрешәсезме Казан белән?

Вәкил Шәйхетдинов. Аллага шөкер, йөрешәбез. Рәссамнар бит инде күбрәк остаханәдә утыра. Мин Татарстан, Башкортстан хөкүмәтенең, мәдәният министрлыгы хезмәткәрләренең безгә карашы турында ачык итеп әйтә алам.

Иң сөенечлесе – Татарстан президенты Миңнехановның Уфага килеп килешү төзүе. Ул буш кул белән килмәгән иде, “Нур” театры бинасында сәнгать әһелләренә мактаулы исемнәр тапшырды. Шул исәптән миңа да “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем бирелде.

Римзил Вәли. Тагын нәрсә эшләнә?

Вәкил Шәйхетдинов. Мин Татарстанда, Башкортстанда яшәүче татар зыялыларының портретлары сериясен эшләгән идем. Анда Миңтимер Шәймиевнең дә портреты бар иде. Менә мин шуны күргәзмәгә шикләнмичә элдем, кешеләр яхшы кабул итте. Тагын үзебезнең халыкка багышланган матур картиналар эшләргә җыенам.

Римзил Вәли. Тагын кемнәрнең портретлары бар?

Вәкил Шәйхетдинов. Фәридә Кудашева, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев... Менә шулай бер-беребезне сөендереп яшәсәк, ике халык өчен дә отышлы булачак.

Алик Локманов. Ике президентның очрашуыннан соңгы атмосфераны әйтеп үтәсем килә. Халык бик дәртләнде, күңеле бик күтәрелде, халыкта өмет уянды.

Римзил Вәли. Хәтерегездә булса, Нурмөхәммәт Хөсәенов Путин каршында чыгыш ясаганда “Башкортстанда татар булу җиңел түгел” дигән иде. Менә хәзер татар булып яшәргә мөмкин дип җавап бирергә буламы, булмаса нинди кыенлыклар?

Алик Локманов. Кыенлыклар бик юктыр, чөнки Рөстәм Хәмитов президентлыкка килгәнгә бер ел була, шулай да аның тарафыннан активлык, әүземлек юк.

Римзил Вәли. Канәгатьсезлек сүзләребез Татарстан хәбәрчеләре тапшыруларында яңгырый. Бармаска, кабул итмәделәр, татар артта калды дигән хәбәрләр килә.

Алик Локманов. Без күптәннән татар курчак театры булсын, яшьләр театрында татар труппасы булсын дип таләп иттек. Радио, телевидениедә татар редакциясе булсын иде. Бүгенге көндә бу сораулар күтәрелмәгән һәм күтәрелергә уйламый да.

Римзил Вәли. Татарча телевидение тапшырулары бармы?

Алик Локманов. Тапшырулардан – “Рәйхан”.

Вәкил Шәйхетдинов. Күптән түгел ТНВ күрсәтә башлады, ул да тыелган иде. Менә шуны карап без татар сулышын алабыз.
Алик Локманов

Алик Локманов. Без президентыбыздан шушы мәсьәләләрнең кичекмәстән чишелүен көтәбез.

Вәкил Шәйхетдинов. Сезнең сорауга мин дә җавап бирим әле. Мин җәй көннәрендә күбрәк авылда булам, аралашам, табигать күренешләрен төшерәм, андагы халыкның татарга элек мөнәсәбәте ничек булган, әле дә шулай икәнен беләм.

Президент алышса да, үзгәртеп кору булса да, алар гади халык, татарны үзенең туганы дип атый. Монда фәкать хөкүмәт тарафыннан гына бу сорауга җавапны эзләргә кирәк.

Римзил Вәли. Кайвакытта көндәшлек була, әти-әни кемне күбрәк ярата, яки патша кемгә күбрәк елмайды дип. Татар-башкорт арасында ниндидер конфликт, мәнфәгатьләр каршылыгы бар дигән даими мәгълүматны дистә еллар ишетеп килдек. Бармы ул андый хәл? Татар-башкорт каршылыгы бармы?

Вәкил Шәйхетдинов. Татар һәм башкорт милләтенең каршылыгы юк. Ә менә ниндидер эшләр башкарганда, хөкүмәт органында, сәнгатьтәме, минем кулдагы каләмгә беркем дә сукканы юк, әмма ләкин яхшы эшләремне күрмичә үткәрүләр күп була.

Римзил Вәли. Башкортстандагы татарларның күплеге, аларның талантлы булуы, актив булуы кайберәүләрне пошаманга төшерәдер, чөнки сан ягыннан да татарча сөйләшүчеләр күбрәк. Бәлки түрәләр, аппарат кешеләре бу эш белән шөгыльләнәдер.

Вәкил Шәйхетдинов. Гади халык арасында мөнәсәбәт бозылмый, бозылмаячак та. Чөнки гореф-гадәтләр сакланып килә. Ә алар кануннар белән кисешмәгән, алар ата-бабалардан килгән.

Римзил Вәли. Бер кызыклы факт китерәм. Казанда Айгөл Гыймранова исемле башкорт кызы яши. Ун ел элек ул монда күчеп килде, “Курай” радиосында, “Татарстан яшьләре” газетында эшләде. Америка кешесенә кияүгә чыгып, анда барды. Айгөл Башкорт корылтаенда да катнаша. Барыбер Казанга да килә. Аның ире татар телен өйрәнергә тырыша.

Айгөл “Башкортстан татар яшьләре матбугаты “Өмет” газеты һәм “Тулпар” журналы үрнәгендә” дигән темага фәнни эш язды. Ягъни башкорт кызы Башкортстанда татар яшьләр матбугаты элек тә булган, хәзер дә бар дигән темага фәнни хезмәт яза. Минемчә, моңа шатланырга гына кирәк. Әйтергә кирәк, бүген башкортларның “Яшьлек” газеты бик дәртле чыга бит. Татардан дәртлерәк.

Ә менә “Кызыл таң” газетында элекке елларда татар тарихы, татар әһелләре турында бер сүз дә күреп булмый иде.

Башкортстан кунаклары белән Римзил Вәли

Вәкил Шәйхетдинов. Әйтеп киттек бит, элек газетларда “татар” дигән сүзне куллану тыела иде. Соңгы вакытта татар матбугаты үзгәрде. Газетларның редакторларын сүгәләр иде. Аларны сүгү белән файда юк, чөнки аларга ирекле язар өчен шартлар тудырылмаган. Соңгы вакытта тыю бик булмагач, матур гына материаллар чыга башлады.

Матбугатта сак булырга кирәк. Чөнки халык укый, укыгач, үзенең фикерен туплый. Мортаза Рәхимов заманында башкорт матбугаты татарны пычратуны күрсәтте. “Ак барс” белән “Салават Юлаев” командалары уйнагач, “Ак барс” командасы җиңелгәннән соң, “Яшьлектә” шундый мәкалә булды: “Без татарларны кыйнаттык”.

Бер-ике айдан соң матч-реванш булды, “Салават Юлаев” такымы җиңелде. Шуннан соң “Аз гына осталык җитмәде” дигән мәкалә чыкты. Матбугатта милли мәсьәләләр турында язган чакта сак булырга кирәк.

Римзил Вәли. Мин “Кызыл таң”ны да, “Яшьлек”не дә алдырам. Милләтебез, тарихыбыз, татарлар дип рәхәтләнеп язалар. Минемчә, иреклек булганда, шартлар, мөгаен, үзгәрер. Рөстәм Хәмитов, нигә гражданлык җәмгыятен төземисез дигән сорауга, “сез үзегез төзегез һәм моның өчен сезгә берни булмаячак”, диде.

Ягъни сез эшләгез, үзегезнең талантларыгызны, сәяси, милли, мәдәни мәнфәгатьләрегезне күтәреп чыгыгыз, эшләгез һәм сезне моның өчен кыйнамаслар, башыгызга сукмаслар дигән гарантияне кычкырып әйткәч, ул очраклы түгел.

Тормышта кайгыра торган хәлләр дә бар. Мине бераз бер хәл гаҗәпләндерә. Инде ярты ел вакыт үтте, шартнамәне күтәреп йөрү, эш планнарын тапшыру һәм шушы килешү кысаларында ниләр эшлибез дигән сөйләшүләрне ишетмим. Аның мәгънәсен аңлыйбыз, ләкин үтәү белән кем шөгыльләнә? Сез шушы килешү шартларында нәрсәләр эшләр идегез?

Алик Локманов. “Тарихны җиңүчеләр яза” дигән мәкаль бар бит. Ул тарихны укыйсы да килми, беләсе дә килми. Чөнки күп нәрсә бозыла иде. Шундый әйбер булмасын өчен, сентябрь аеннан төбәкне өйрәнүчеләрне җыеп, Бөтендөнья татар конгрессы һәм тарих институты белән бергәләп аларга ярдәм итеп, фәнни-гамәли конференция уздырырга исәп бар.

Әгәр дә һәркем үзенең авылы, районы тарихы турында язса, бүтән кешеләргә анда тыкшынырга урын калмас иде. Бу әйберне җанисәп алдыннан үткәрергә кирәк иде. Ләкин, соң булса да уң булсын, диләр.

Римзил Вәли. Киләчәк турында сөйләгәндә, Сабан туе турында сүз кыстырасы килә. 50-60 Сабан туена барабыз. График төзелгән. Башкортстанда да Сабан туйлары була. Әллә нишләп чакырмыйлар шунда. Нишләп ике арада Сабан туйларына йөрешмибез?

Вәкил Шәйхетдинов. Бу бик кирәк нәрсә. Килешү үткәч, аның халык арасында бергәлеген күрсәтергә иң беренче шарт булыр иде.

Римзил Вәли. Башкортлар белән йөрү дә зыян итмәс иде.

Алик Локманов. Иң беренче бу килешүне төзегәнче бер нәрсәне ачыкларга кирәк булган иде. Һәрбер оешмага, һәрбер министрлыкка бурыч бирергә кирәк иде. Килешү төзеләчәк, сез нинди өстәмәләр ясый аласыз? Шуны өйрәнгәннән соң, тәкъдимнәрне эш планына кертеп, эшләргә җиңел булыр иде.

Римзил Вәли. Эш планын төзәргә күптән вакыт.

Алик Локманов. Мәдәният, сәнгать, мәгърифәт өлкәсендә без әле тиешле чаралар үткәрербез. Икътисадта бергә эшләгән нокталарны ачыкларга кирәк иде.

Римзил Вәли. Бәлки икътисадчылар, министрлар сөйләшеп, ниндидер акчаларны, тауарларны җибәрешәдер, ә бәлки юктыр. Без, журналистлар, бу турыда сөйләшергә, халыкка җиткерергә тиешбез. Ике арада элегрәк көймәләр күп йөри иде. Хәзер автобуслар күбрәк йөри. Минемчә, ике кардәш халыкны берләштерә торган шартларны кулланырга мөмкин һәм кирәктер.

Вәкил Шәйхетдинов. Мин Октябрьски шәһәрендә яшәгәндә, ә ул Башкортстан һәм Татарстанның чикләрендә тора, безгә рәссамнарга эш бирделәр. Республикага кергәндә, монысы Татарстан, монысы Башкортстан дигән олы итеп багана ясап куялар бит. Татарстанның баганасын эшләп куйганнар. Башкортстанныкын 15 метрдан ясыйк, диләр.

Мин әйтәм, әйдәгез шушы ук баганага эшлик. Беренчедән, юлда машиналарга бәрелергә багана азрак булыр. Икенчедән, очсызракка төшә. Иң мөһиме, ике милләтнең аркага арка терәлешкәнен күрсәтер, дидем. Барыбер, шушыны эшләмәделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG