Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Чечен хатын-кызлары хокук бозылуына түзеп тормый


Чечен кызлары: тыштан ялтырый, эчтән калтырый

Чечен кызлары: тыштан ялтырый, эчтән калтырый

Узган елның җәендә Чечня башкаласы Грозныйда битлекле һәм хәрби киемдәге кешеләр яулык бәйләмәгән хатын-кызларга буяулы шар коралыннан атып йөрде.

Әмма радикаль ирләрнең хатын-кызларга буяу сибеп аларны яулыклы итү тырышлыгы уңышка ирешә алмады, ди журналист Таиса Исаева.

Яшь кызларның күпчелеге чәчләрен капламый. Дәүләт оешмаларында эшләүчеләр генә бинага яулык бәйләп керә. Аларны яулыксыз эшкә кертмәү турында күрсәтмә бар. Бу министрлыкларда, матбугат йортында, дәүләткә караган башка оешмаларда эшләгәннәргә кагыла.

Эш сәгате беткәч, бу ханымнарның күбесе яулыкларын сала. Кайберләренең ирләре яки аталары кызларының, хатыннарының иминлеге өчен борчылып, аларга яулык бәйләргә куша.

Гасырлардан килгән хатын-кыз көче

Күршедә генә яшәүче ингуш хатыннарыннан аермалы буларак, чечен хатын-кызлары гомер-гомергә үз хокуклары өчен көрәшкән, үзләренең кимсетелүенә түзеп тормаган, ди Таиса Исаева.

Бүгенге көндә чечен хатыннары иң авыр басым астында, ди Грозныйда яшәүче журналист.

“Грозный төзекләндерелә, тыштан ялтырый. Әмма эчке ирексезлек, эчке киеренкелек бик көчле. Рәсми хакимиятләргә каршы булуны бары тик шул фундаменталистлар янына китеп белдереп була. Кешеләр моны үзләре бик аңлап бетермичә алар тарафын ала”, ди Таиса Исаева.

Сугышчылар янына китүчеләр - сугышта ирләрен йә улларын югалткан хатын-кызлар гына түгел. Китүчеләр арасында зыялы, яхшы керемле гаиләдән дә кызлар була.

“Хатын-кызлар шулай итеп протест белдерә. Башкача булдыра алмагач,” ди Таиса Исаева.

Югары вазифалардагы түрәләрнең үзләренә икенче, өченче һәм дүртенче хатын алыр өчен яшь кызларны сайлавы, кызның гаиләсенә моның өчен фатир һәм машина белән түләүләре дә гадәти хәл. Кызлар еш кына гаиләләрен авыр хәлгә куймас өчен бу адымга бара, әмма үзләрен һәм гаиләләрен бәхетсез итә. Бу очраклар иң яхшы дигәндә дә аерылышу, ә кайвакыт хатыннарның үзләренә кул салуы йәки үтерелүе белән тәмамлана, ди журналист ханым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG