Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:04

Хәзерге вакытта Татарстан елына бер нәфис фильм төшерә. Ләкин татар халкы әле бүген республикада төшерелгән фильмнар турында бик белми.


Татар фильмнары турында сөйләшергә дип “Азатлык” радиосына “Татаркино” ширкәте матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Кадыйрованы һәм аспирант Ләйсән Фәйзуллинаны чакырдык.

Бүген Татарстанда татар халкы яратып карый торган кайсы фильмнарны атый аласыз?

Лилия Кадыйрова:
Соңгы елларда игътибарга лаеклы фильмнар күп булды. Нурания Җамалиның "Өч аяклы ат", Рамил Төхвәтуллинның "Бөркетләр", "Дилемма", “Зөләйха”, Илдар Ягъфәровның "Күктау" фильмнарын атап булыр иде. Яулаган җиңүләренә, тамашачы фикеренә килгәндә, иң уңышлысы, мөгаен, Юрий Фетингның "Бибинур" фильмыдыр. Әлеге фильмнарны тамашачыга җиткерү максатыннан премьераларын “Мир” кинотеатрында күрсәтелә, республика районнарында очрашулар уза.

Татарстанда төшерелгән фильмнарның барысының да премьерасын зурлап кинотеатрда тәкъдим итәбез. Теләге булган һәр тамашачы аларны бушка кереп карый ала. Билгеле, алар “Бибинур” кебек тулы метражлы фильмнар түгел. Тик арада шактый саллы, кызыклы эшләр дә бар. Документаль фильмнар да шактый. Май аенда язучы, сугышчы Фатих Кәримгә багышланганы шундыйлардан.

Ләйсән Фәйзуллина: Татарстан кинематографистлары тулы метражлы фильмны елга берне төшерергә тырышалар. Ул инде гадәткә әйләнде. Соңгы елларда мультфильм һәм кыска метражлы фильмнар да төшерелә. Татарстан кинематографистлары эшләре арасында иң күбе документаль фильмнар: һәр елны 10нан да ким түгел.

Ә ел саен бер генә нәфис фильм гына төшерү татар халкы өчен аз түгелме?

Ләйсән Фәйзуллина:
Әлбәттә аз, әмма моңарчы алары да булмаганлыктан, бу инде алга китеш санала. “Күктау”, "Өч аяклы ат", "Бөркетләр", "Дилемма", "Бибинур" фильмнары төшерелде Аларны сыйфат ягыннан төрле урыннарга куеп була.

Лилия Кадыйрова: Монда күп факторлар роль уйный. Билгеле, кино сәнгате белән профессиональ шөгыльләнгән, шул өлкәдә югары белеме булган кешеләр күбрәк булган саен яхшырак булыр иде. Сыйфатлы фильм яхшы сценарийдан башлана диләр бит. Безнең бүген ниндидер фильмнар әзерләнә икән, без әлбәттә аңа ярдәм итәргә тиешбез. Тәнкыйть белән ябырылып, “начар” дигән тамга сугып кына бу өлкәдә алга китеш була алмый. Шулай ук аларны сату, рекламалау өлкәсендә дә шактый көч куярга кирәк әле.

Ә сез атап узган фильмнарны тамашачы ничек кабул итә?

Лилия Кадыйрова
Лилия Кадыйрова: Районнарда тел мәсьәләсе уңай хәл ителгәнгәдер инде, очрашуларда алма төшәрлек тә урын булмый, тамашачы аларны бик яратып карый. Чөнки әлеге фильмнар күрсәтелгәндә, анда төшкән актерлар да килеп, алар белән җанлы аралашу да уза. Бу фильмнар безнең яшәешкә якын. Аларда без яраткан актерлар уйный, алар безнең туган телебездә сөйләшә. Аларны да авылларыбызның бетүе, әхлакый кыйммәтләр алмашыну, кайбер яшьтәшләребезнең туган телләрендә иркен сөйләшә алмавы кебек сораулар борчый. Шуның белән якын алар татар тамашачысына. Әлеге очрашуларның шулай узуы сөендерә. Төшерелгән фильмнарны шул рәвешле булса да тамашачыга җиткәрәсе иде. Фильмнарның фестивальләрдә катнашуы күңелле билгеле, тик аларны беренче чиратта безнең тамашачы күреп, бәяләве дә кирәк.

Менә сез “Күктау” фильмын атадыгыз. Ул Татарстанда төшерелгән иң беренче нәфис фильм кебек истә калды. Ләкин аны рекламалау җитми кебек.

Ләйсән Фәйзуллина:
Татар фильмнарының тамашачыга барып җитмәвендә берничә киртә бар. Аннан-моннан тапкан акчага фильм төшергән режиссер фильмны дискларда сатуга чыгаруны да үз өстенә алмый. Ә бу эштә дәүләтнең ярдәме юк.

Төшерелгән фильмнарның Казанның “Мир” кинотеатрында (татар фильмнары Казанда шунда гына күрсәтелә), районнарда күрсәтелүе турында реклам җитми. Татар фильмнарын DVD форматта яки интернет аша сатуга чыгарып танытып булыр, бәлки?

Лилия Кадыйрова: Әле сатуга чыкканнан соң да ул үз чыгымнарын каплый аламы, бу да сорау булып кала.

Реаль тормыштан без күрергә теләгәненә бер адым атлап шундый хәлне күзаллап карыйк. Башкалабыздагы дәүләтнеке булмаган кинотеатрлар белән мөнәсәбәтләрне җайлап, аларда сәгать саен шул ук “Күктау”, “Дилемма” “Бибинур”ларны тәкьдим иттек ди. Зал тутырып тамашачы килерме? Шунысын да танырга кирәк, безнең тамашачы чират торып, билет сатып алып үз фильмын карарга әзер түгел. Киресе булып, кино күрсәтүдән кергән акча чыгымнарны капласа, безнең режиссерлар бурычка батып фильмнар төшерүдән курыкмас иде.

Режессерлар аннан-моннан акча җыеп фильмны үз көчләренә төшерә, дидегез... Дәүләт ярдәме юкмени?

Ләйсән Фәйзуллина:
Ләйсән Фәйзуллина
Көйләнгән система юк. Кайберләрен төшерүдә дәүләтнең дә өлеше була, әмма тулысынча түгел. Бер өлешен дәүләт каплый, калганын режиссер үзе таба. Бөтенләе белән продюсер акчасына гына төшерелгәннәре дә бар: “Өч аяклы ат”, "Брелок". Бу яктан “Бибинур” фильмы бәхетле булды: чыгымнарның яртысын Татарстан, яртысын Русия мәдәният министрлыгы каплады.

Лилия Кадыйрова: Кино сәнгатенең шактый зур чыгымнар таләп итүе ачыш түгел. Кызганыч, дәүләт ярдәме генә саллы проектлар башкарып чыгуга җитми. Мисал өчен, Илдар Матуровның "Мөһәҗирләр" фильмы сценариясе өстәлдә ята. Хәер, “Мөһәҗирләр”не төшерергә теләге булган берничә режисссерны беләм. Безнең тарихыбыз, Төркиягә күчеп киткән татарлар тормышын чагылдырган бу әсәрдән бик яхшы фильм туар иде. Кино өлкәсенең яхшы финанслануы күп проблемнарны хәл итәчәк.

Ул “Мөһәҗирләр” фильмын Төркия белән берлектә төшерү күздә тотыла кебек?

Лилия Кадыйрова:
Әйе, сценарий буенча аны Татарстанда һәм Төркиядә төшерү карала. Әнкарада, рәсми булмаган очрашулардан “Төркия каршы түгел” дигән җавап белән кайттылар. Ул Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһәҗирләр" әсәрләрен берләштереп язылган сценарий.

Ләйсән Фәйзуллина: Татарстанда төшерелгән нәфис фильмнар чит ил фестивальләрендә дә катнаша. “Бибинур” Русия кинофестивальләрендә, Нью-Йоркта, Монреальдә, Франциянең Онфлер шәһәрендә, Казакъстан бәйгеләрендә җиңде, Һиндстанда, Таллинда күрсәтелде. “Күктау” “Кинотавр"да һәм Чехиядә узган фестивальдә җиңде. Ләкин фильмны фестивальләргә йөртү белән генә чикләнмичә, аларны рәхәтләнеп бездә карый алырлык итәргә иде. Беренче чиратта, татар фильмнары татар тамашачысына җиткерелергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG