Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

Себер мәркәзендә милли бәйрәм


Новосибирски өлкәсендә 30 мең генә татар яшәсә дә, ул Себер татарларының мәркәзе буларак танылып килә. Моны 11 июньдә үткән милли Сабан туе тагын бер кат раслады.


Новосибирски шәһәре Русиядә халык саны нисбәтеннән Мәскәү һәм Петербурдан гына калыша. 1,5 млн кеше яшәгән бу шәһәр урынында 110 ел элек бары зур авыл гына булган. Патша самодержавиесенең “удар төзелеше” чорында күтәрелгән бу шәһәр һәм анда яшәүчеләр Татарстандагы Чаллыны хәтерләтә: шул ук күчемчәнлек, белемгә, фәнгә, хезмәткә омтылыш.

Көнбатыш төбәкләрдән, Идел буеннан, Алтайдан, Кузбасстан, Омскидан, Томскидан күчеп килгән гаиләләрнең көндәшлеккә сәләтле, дәртле булуы да КамАЗны, Чаллыны хәтерләтә. Монда бик күп машина, җиһаз төзү ширкәтләре, институтлар һәм Советлар Берлегенең “акыл чүлмәге” – Академшәһәрчек бар.

Шәһәрнең символы - Опера театры гөмбәзе
Узган шимбәдә шәһәрнең Үзәк паркында милли Сабан туе гөрләде. Әле 10-15 ел элек кенә шәһәр паркларында оештырылучы милли җыеннар үзэшчәннәрнең тыйнак кына концертын хәтерләтсә, хәзерге Новосибирски Сабан туе Казан бәйрәмнәрен искә төшерә. Хәтта кайбер яклары белән үзгәрәк тә. Әйтик, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин музыкалары, классик татар җырлары яңгыравын Казан Сабан туйларында сирәк ишетәсең.

Быелгы Новосибирски Сабан туе Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган. Татар әкияте каһарманнары, милли моңнар, могҗизалар бәйрәмне бизәде. Сез әллә кайларда оештырылган Сабан туе Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетындагы Убырлы Карчык биюе белән башланып китүен күз алдына китерәсезме? Милли киемле кызлар уртасында куркыныч Албастының сикергәләнүе фольклор, балет һәм симфоник музыканың табигый яңгырашы могҗизаны хәтерләтте.

Матур итеп бизәлгән сәхнәнең сул ягында Новосибирски опера театрының матур гөмбәзе, уң ягында – Казан Кирмәне сурәте төшерелгән иде.

Сабан туен өлкә татарларының милли-мәдәни мохтарияте президенты Әмир Гәрәев һәм татар мәдәнияты үзәге җитәкчесе Роза Тихомирова ачты. Алар сәхнәгә өлкәнең иң абруйлы татарлары һәм Себер өлкәләре, Татарстан Республикасы кунакларын чакырды.

Сабан туе сәхнәсендә балалар бии
Татарстан фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Новосибирски өлкәсенең мәдәният министры Наталья Ярославцева бәйрәмгә җыелучыларны Сабан туе бәйрәме белән котлады:

“Новосибирски өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчеләре Василий Юрченко һәм Рөстәм Миңнехановның Казанга һәм Новосибирскига сәфәрләре, үзара хезмәттәшлек турында килешүләр безгә яңа мөмкинлекләр ача”, диде ул.

Шунда ук Сабан туен оештыруга ярдәм иткән химаячеләр һәм төрле оешмаларның җитәкчеләре сәхнәгә чакырылды, аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Нәкыйп Шакирҗанов һәм өлкәнең канун чыгару җыелышының депутаты Александр Хәмидуллин да алар арасында булды.

Сәхнәдә барган тамашалар, 2011 елның Сабан туеның иң чибәр кызы, яңа өйләнешкән милли парларның чыгышлары, яшел үлән өстендә барган көрәшчеләр бәйгесе, кул көрәшчеләр, төрле уеннар берсеннән-берсе кызык булды.

Сәхнә каршындагы мәйданда чәк-чәк, кыстыбый һәм башка милли ашлар сатучы “Бәхетле” кибете Казан “Бәхетле”сеннән калышмый иде. Бу фирманың Новосибирскидагы кибете ачылышына Казаннан “Бәхетле”нең генераль директоры Мөслимә Латыйпова үзе дә килгән булган.

Сабан туеның генераль спонсоры да – Новосибирскидагы “Бәхетле” кибете. Кибетнең өйрәтүче директоры Казан кызы Гөлфия Ахунова ярты елга Новосибирскига җибәрелгән.

Гөлфия Ахунова
Сәүдә итүчеләр арасында татарча җырлар, биюләр язылган CD, DVD тәлинкәләренең күплеге хәтта казанлыларны да гаҗәпкә калдырырлык. Хәзер инде күчтәнәчкә чәк-чәк, CD, DVD дискларын Новосибирскига алып барырга да уңайсыз, чөнки мондагы тауарлар яңарак һәм затлырак булырга мөмкин.

Милли тормышны оештыручы Әмир Гәрәев татар милли-мәдәни мохтариятенең җитәкчесе булып 5 ел эшли. Үзе җиһазлар төзү институтының директор урынбасары, үзе эшкуар. Сабан туе үткәрер өчен татар эшкуарлары китергән кыйммәтле бүләкләр тупланган махсус палаткада химаячеләрнең һәм аларның ширкәтләре исемнәре язып куелган.

Гомумән, Татарларның милли сәнгатьтә һәм эшкуарлыкта булдыклы булуы Новосибирски Сабан туенда ачык күренә. 20 еллап элек ачылган татар милли-мәдәни үзәгендә бюджет акчасына яшәүче ансамбль дә бар. Аның башкару осталыгы югары.

Казаннан сабан туена килгән атказанган артист Рамил Миндиярны Новосибирски халкы бик яратып тыңлады. Сабан туена җыелган халык кичкә таба кимемәде, киресенчә, арта барды. Кемерово өлкәсеннән килгән 87 яшьлек Ягъфәр бабай оештыру комитетының чәй өстәле янына килгәч, “Безнең Новокузнецкида татарлар үлгән, чыдамадым, монда килдем” дип белдерде һәм үзе дә җырлап җибәрде.

Көрәшчеләр берничә авырлыктагы төркемнәргә бүленеп, бил алышты. Абсолют батыр исеме һәм тәкә, зур суыткыч билгеле спортчы В.Михайловскийга тапшырылды. Икенче һәм өченче урын яулаучыларга да кыйммәтле бүләкләр эләкте. Кояш сүрелгәндә паркта яшьләр дискотекасы башланып китте.

Рамил Миндияр
Шулай итеп, Новосибирскиның мондый ук татар рухлы, дәртле булуын күз алдына китермәүчеләр булса, алар ялгышкан. Бу якта татарларның тарихы тирән тамырлы. Бараба татарлары Новосибирски өлкәсенең борынгы халыклары булып санала. Җирле татарларның күбесе Калыван, Кышты, Уба һәм башка районнарда, Барабинск, Бердск, Искитим, Татарски, Новосибирски шәһәрләрендә яши.

Бирегә Алтын Урда таралганнан соң һәм XX гасыр башында бик күп Идел-Урал татарлары күчеп килгән. Хәзер татар дөньясында билгеле Закир Шаһбан шушы якларда туып үскән. Шәһәр Сабан туена Калыван районының Казанка авылы татарлары килмәгән иде. Узган гасырда Татарстанның Саба районыннан күчеп килгән милләттәшләребез бу көнне үз авылларында Сабан туен үткәрә.

Новосибирски татарларының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Бу якларны Себер мәркәзе дип санарга җитди сәбәпләр бар. Новосибирски Себер өлкәләренең юл чатына әйләнеп бара. Алтайга, Томскига, Омскига, Кемеровога очкыч белән баручылар башта Новосибирскига килә. Хәтта, Иркутскига да 40 сәгатьтә барып җитеп була.

Без Новосибирскиның Толмачево аэропортына килеп төшкәндә, Мәскәүдән бер-берартлы 3 очкыч бирегә килде. Кайберләрендә сабан туе кунаклары да бар иде. Шулай итеп, транспорт хәрәкәте һәм милли хәрәкәт, икътисади хезмәттәшлек күтәрелеш кичергәндә, Сабан туендагы дәртле биюләр һәм моңлы җырлар табигый яңгырады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG