Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Балаларга вакцина куярга 4,3 миллиард доллар бирелә


Microsoftны оештыручы Билл Гейтс

Microsoftны оештыручы Билл Гейтс

Лондонда авыруларга каршы торучанлыкны арттыруга багышланган халыкара конференциядә дүрт миллиард өч йөз миллион долларны фәкыйрь илләрдәге балаларга вакцина кую өчен бүлеп бирергә кара ителде.

Җыелышта бу акчалар 250 миллион балага кызамык һәм сары бизгәге авыруына каршы вакцина белән тәэмин итәргә җитәчәге дә әйтелде.

Ярдәмнең күп өлешен Microsoftны оештыручы Билл Гейтс һәм Британия хөкүмәте бирәчәк.

Балаларны саклау оешмасы белдерүенчә, вакцина куйдыра алмаган балаларның дүрттән өче ун илдә: Нигерия, Һиндстан, Пакстан, Индонезия, Конго, Эфиопия, Кытай, Уганда, Чад һәм Кениядә яши.

XS
SM
MD
LG