Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Өй отасың килсә, чүплек чистарт


Экология МЕГАмарафонына багышланган матбугат конференциясе

Экология МЕГАмарафонына багышланган матбугат конференциясе

14 июнь көнне Казанда экологик “МЕГАмарафон” чарасы башланып китте. Аны оештыручылар сүзләренә караганда, чара башкала халкы, эшмәкәрләрне, шәһәр түрәләрен Казан тирә-юнен чистарту эшендә берләштерүне максат итеп ала.


Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә Русия шәһәрләренең иң зур “байлыгы” булып чүплекләр тора. Кайсы гына шәһәрне алма, анда иң беренче проблем булып чүплекләр темасы килеп чыга.

Казан да чисталык ягыннан башка шәһәрләрдән аерылып тора дип әйтеп булмый. Дөрес, түрәләр Казандагы пычраклыкны гадәттә калада алып барылган төзелеш эшләре белән бәйләп аңлатырга тырыша. Әмма, төзелешләр тәмамланып кына, шәһәр чистарырмы – анысы икеле.

“Казанда 157 рөхсәтсез ачылган чүплек бар”

Татарстан башкаласында моңарчы 97 рөхсәтсез ачылган чүплек исәпләнсә, хәзерге көндә аларның саны 157гә җитә икән. Бу мәгълүматны, Татмедиа агентлыгында, экологик чарага кагылышлы матбугат конференциясендә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов җиткерде.

Матбугат җыелышында каләм әһелләренең һәрберсенә гөл, футболка һәм фотолы китап тапшырылды
Лобов сүзләренә караганда, әлеге рөхсәтсез ачылып торган чүплекләрне бетерү өчен, быел башкала бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлү каралган. Һәм рөхсәтсез чүплекләр ачкан өчен 7 миллион сум штраф та салынган икән.

Әмма күпме генә акча бүленмәсен һәм нинди генә җәзалар бирелмәсен, чүплекләрне бетерү мөмкин түгел, аларга каршы көрәшү өчен башка чараларны да эшкә җигәргә кирәк, ди ул..

"Әлеге уңайдан безгә тәкъдим ителгән “экология МЕГАмарафонын” бик хуплап күтәреп алдык. Бу чара белән гражданнарның тирә-юнь чисталыгына карата булган үзаңына тәэсир итә алырбыз, дип уйлыйм", ди Лобов.

Чара нәрсәдән гыйбарәт?

МЕГА гаилә сәүдә үзәге һәм Казан мэриясе тарафыннан оештырылган экология чарасы 14 июньнән алып 28 августка кадәр дәвам итәчәк.

Чарада ким дигәндә 4 һәм иң күбе 8 кешелек төркемнәр катнаша ала. Төркемнәрнең МЕГА сәүдә үзәгенә барып теркәлүе һәм “катнашучы картасы”н алулары зарур.

Чүплекләрне чистартырга теләүчеләрдән, билгеләнгән көннәрдә тиешле урыннарга барып, ул урынны чүп-чардан арындырулары һәм һәрбер капчык чүп өчен билгеле бер купон алып, чараны оештыручыларга тапшырулары таләп ителә.

Бүләккә туристик юлламалар һәм йорт бар

Чара кысасында иң күп чүп җыючыларның бер өлеше 17 июльдә бүләкләнәчәк. Җиңүче гаилә төркеменә – шифаханәгә, ә дуслар төркеменә исә, Алтайга юллама тапшырылачак.

Ә инде 28 августта чараның финал өлеше уздырылачак. Монда җиңеп чыккан иң күп чүп җыйган гаилә шәһәр читендә төзелгән йортның хуҗасы булачак. Дуслар төркеменә Байкалда ял итү бәхете елмаячак, дип белдерә чараны оештыручылар.

Чараның бүләкләре кызыктырырлык булса да, казаннар моңа бераз шикләнеп карый. Кайберәүләр, шәһәрдәге чисталыкны тиешле оешмалар тәэмин итә алмаганны, ниндидер чара белән генә булдыру мөмкин түгел дисә, башкалар шәһәр читендәге бүләккә дигән йортны барыбер тиешле кешеләр ала алмас дип, шиген белдерә.

Әмма ни генә димәсеннәр, экология чарасы бүген башланып китте. Җиңүчеләре 28 август көнне билгеле булыр.

XS
SM
MD
LG