Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Олег Орлов гаепсез дип табылды (видео)


Мәскәүдәге Хамовнически мәхкәмәсе хокук яклаучы Олег Орловны җинаять кылмаган дип аклады.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров «Мемориал» хокук яклау үзәге башлыгын яла ягуда гаепләгән иде. Прокурор Орлов 150 мең сум штраф түләргә тиеш дип таләп итте.

Кадыйров, Орловның 2009 елның июлендә хокук яклаучы Наталья Эстимерованы урлауда һәм үтерүдә Чечня башлыгы сәяси җаваплылыкта дип белдерүен, яла ягу дип санаган иде.

XS
SM
MD
LG