Accessibility links

Камышлы Сабан туенда яңалык


Камышлы Сабан туенда балалар да рәхәтләнеп күңел ачты
Камышлы Сабан туенда балалар да рәхәтләнеп күңел ачты

Камышлы аксакаллары Сабан туеның олы бүләкләре – җиңел машина һәм тәкәне тик район кешесенә генә бирү турында карар кабул иткәннәр. Читтән килгән кунаклар белән район кешеләре ике төркемгә бүленеп бил алышты.


Самар өлкәсенең татар авылларында гөрләтеп Сабан туйлары узды. Гали авылындагы бәйрәм үзенең хәмер-шәрәбсез, сырасыз узуы белән истә калса, Камышлы татар дөньясы кабул итәрлек яңалыгы белән тарихка керәчәк.

Моңа кадәр баш батырга иң зур бүләкне татарстанлылар алып китә иде. Быел исә җиңел машина һәм тәкәне тик район кешесенә генә бирү турында карар кабул иткәннәр.

Сабан туе күренеше
Бу турыда “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, тумышы белән Камышлы кешесе Камил углы Азат Надыров белән фикер алыштык.

“Быел беренче мәртәбә татар көрәшендә катнашучыларны ике төркемгә бүлделәр. Җирле районда яшәүчеләр һәм читтән килгәннәр төркеме. Кунакларга – аерым приз, районда яшәп батыр калганга – машина һәм тәкә.

Карарны оештыру комитеты кабул иткән. Бу юнәлештә Әгдәс Гыйззәтов зур көч куйган. Халык яңалыкны хуплады. Спорт сарайларында еллар буена күнегү уздырып ятканнар белән авыл ирләре бер түгел.

Профессионаллар өчен аерым ярышлар бар бит. Бик мөһим проблеманы аксакаллар хәл итте”, дип саный Азат Надыров.

Камышлы Сабан туенда баш батыр булып Илдус Нуретдинов танылды. Аңа машина һәм тәкә бирелде.

Тагын матур уеннар кертте камышлылар. Илле килолы ашлык тутырган капчыкны ун метр кулда күтәреп бару. Җиңүчегә капчыгы белән ашлыкны бирделәр. “Уфалла” арбасына балаларны утыртып тарттырдылар. Кем араны тизрәк уза – шул җиңде. Һәр уенда көч вә мәзәк.

Бүген бәхетле тормышта яшибез. Һәр гаилә атаклы “Ак каен” фольклор ансамбленең әгъзасы булсын иде. Һәр гаилә 90 яшьлек Камышлы халык театрының тамашачысы булсын иде. Шулай яшәсәк – татар мәңге яшәр!

Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенең рәисе Рифкат Хуҗин әйтүенчә, Гали авылы Сабан туенда “тройка”лар да чабышкан. Хәмер-шәрәб, сыра сатылмаган, айнык бәйрәм иткәннәр.
XS
SM
MD
LG