Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:14
Греция башкаласы Афинада парламент бинасы янында демонстрантлар белән полиция арасында бәрелешләр булды. Демонстрантлар илдә бюджет акчаларын экономияләү карарына каршылык белдерә.

Бер төркем демонстрантлар полициягә ташлар ата башлаган дип хәбәр ителә. Аларга каршы полиция күз яшьләндергеч газ кулланган. Греция үзәгенә 20 меңләп кеше җыелган.

Грециядә яңа салымнар кертүгә һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне кыскартуга каршылык белдереп илкүләм чара уза.

Греция парламенты депутатлары Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды таләп иткән бюджет чыгымнарын киметү чараларын тикшерә башлый. Бюджет дефицитына каршы көрәш башлау - Грециягә биреләчәк ярдәмнең төп шарты булып тора.

XS
SM
MD
LG