Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астанада Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы саммиты узды


Шанхай хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең җитәкчеләре, Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыштагы хәлне кичекмичә җайга салырга кирәк, дип белдерә.

Казакъстан башкаласы Астанада узган саммитта кабул ителгән декларациядә әлеге төбәктәге вәзгыятькә бәя бирелә.

Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары, аерым алганда, Либиядәге кораллы низагны туктатырга кирәклеген әйтә. Шулай ук АКШның Европада ракета калканы өлешләрен урнаштыру планнарына каршы чыгышлар да булды.

Шанхай хезмәттәшлеге оешмасына Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә.
XS
SM
MD
LG