Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда өч хәрби үлеменә карата җинаять эше кузгатылды


Самар өлкәсендәге хәрби прокуратураның тикшерү комитеты Кинель шәһәрендә таратылган хәрби бүлектә өч солдат үлеменә карата җинаять эше кузгатты.

“Азатлык” радиосы хәбәрчесе, нигә үлүләрен ачыклау өчен медицина тикшерүе булырга тиеш, дип хәбәр итә.

Хокук яклаучылар хәрбиләрнең үлеменә китергән чын сәбәпләрнең әйтелүенә шик белдерә. Хокук яклаучы Людмила Кузьмина: “Солдатлар үлә тора, сәбәбе бер – дәүләт институтларының череп таркалуы”, дип белдерде.

9 июнь көнне Кинель шәһәрендәге элекке хәрби бүлектә буш ягулык мичкәсе эчендә өч хәрбинең җәсәде табылган иде. Тикшерү, солдатлар хәрби бүлек әйберләрен чыгару белән шөгыльләнгән, дип белдерә. Солдатлардан кала әлеге урында офицерлар да булган.
XS
SM
MD
LG