Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пермьнең ак төннәре" төрле мәдәниятләрне берләштерә


Мубай Aksubai Fusion төркеме белән Казанның "Желтая кофта" клубында чыгыш ясый
Мубай Aksubai Fusion төркеме белән Казанның "Желтая кофта" клубында чыгыш ясый

Июнь ае буена дәвам иткән сәнгать фестивалендә композитор Радик Сәлимов, Ittifaq төркеме һәм Мубай катнашты.


Пермьдә июнь аенда күптөрле чараларны берләштергән 26 көнлек фестиваль бара.

Фото, рәсем һәм гәмали сәнгать күргәзмәләре, театр һәм бию, остаханәләр һәм форумнар кебек чараларда Русиядән, якын һәм ерак чит илләрдән сәнгатькәрләр катнаша. Фестиваль “Пермьнең ак төннәре” дип атала.

Уралдан килгән сынчылар табигый материаллардан ясалган сәнгать әсәрләрен күрсәтә, урамнарда цирк тамашалары куела, урам театрлары чыгыш ясый, битлекләр кигән кешеләрнең йөрешләре үтә - Пермь 3 июльгә кадәр шундый рухта яши.

Фестивальне оештыручыларның максаты – заманча сәнгатьнең төрле йөзле, төрле телле, төрле мәдәниятле булуын, әмма бер үк вакытта милләтләрне берләштерү көченә ия булуын күрсәтү.

Бу атна башында әлеге фестиваль кысаларында татар башкаручылары да чыгыш ясады. Дүшәмбе, 13 июнь көнне фестиваль сәхнәләренең берсендә Радик Сәлимов исемле яшь композитор үз иҗатын күрсәтте. Радик – авангард стилендә иҗат итүче танылган композитор Рәшит Кәлимуллин шәкерте. Радикның әсәрләре – электрон-компьютер музыкасына салынган курай, гитара һәм башка халык инструментларыннан тора. Аның соңгы иң танылган эше - "Бибинур" фильмына музыка язу һәм узган елгы "Татар моңы-2010" фестиваленең гала-концертында яңгыраган Салих Сәйдәш моңнарына композицияләр иде.

Пермьдә татар җырларын шулай ук ул көнне һип-һоп жанрында иҗат итүче Ittifaq төркеме тәкъдим итте. Ittifaq татар көйләрен һәм татарча сүзләрне замана жанрында башкара.

Җырчы Мубай
Сишәмбе көнне исә “Пермьнең ак төннәре” фестивалендә Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) триосы чыгыш ясады. Җырчы Пермьдәге бу чараларны “хикмәтле” һәм "бик кызыклы" дип атады.

Җырчы Мубай "Пермьнең ак төннәре" фестивале турында
Мубай "Пермьнең ак төннәре" фестивале турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00
йөкләү


Татарча, русча һәм инглизчә җырлардан кала, Пермьдә Германия, Франция театрларын, Иран җырчыларын һәм Иран киносын, Дагыстан балеты һәм документаль фильмнарын һәм күп мәдәниятле бу дөньяның башка почмакларыннан килүчеләрне ишетеп һәм күреп була.
XS
SM
MD
LG