Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:29

Обама Судандагы атышларны туктатырга чакыра


АКШ президенты Барак Обама, Судан һәм Көньяк Судан башлыкларын, чик буендагы Көньяк Кордофан төбәгендә атышларны кичекмичә туктату өчен, булдыра алганның барсын да эшләргә чакырды. Анда атнадан артык инде кораллы бәрелешләр дәвам итә.

Радиодан ясаган чыгышында Обама тыныч халыкның үлеменә китергән бомбалауны туктатырга кирәклеген әйтте.

Судан гаскәрләре һәм башкаласы Джуба булган Көньяк Судан төбәге хакимиятләренә буйсынган кораллы төркемнәр арасында сугыш 5 июнь көнне башланган иде.

9 июльдә Көньяк Суданның бәйсезлеге игълан ителер дип көтелә. Озакка сузылган ватандашлар сугышыннан соң 2005 елда илнең төньяк өлеше белән көньяк өлеше әнә шул хакта килешкән иде.

Көньяк Судан бәйсезлеккә ирешкәч низаг чорнап алган төбәк Хартум хакимиятендә булачак.

XS
SM
MD
LG