Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә толерантлык кыйммәткә төшә


Мәскәү мэры ксенофобиягә каршы көрәшергә булган. Бу программага 110 миллион сум акча бүленгән. Лужков булдыра алмаганны Собянин булдырырмы?

Узган ел азагында Мәскәү үзәгендәге үтәмилләтчел чуалышлар бермәлгә бар Русияне дер селкетеп алды. Мондый хәлләр кабатланмасын өчендер, Мәскәү хакимияте ксенофобиягә каршы кампания башлап җибәрде. 110 миллион сумлык программа үз эченә “Расачылык белән авырма” дигән социаль реклам кампания проектын тормышка ашыруны, “түгәрәк өстәлләр” уздыруны күздә тота. Моннан тыш, милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле интернет сәхифә булдыру, Мәскәүдә милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә багышлап, телевидениедә алты документаль фильм чыгаруны истә тота.

Мәскәү мэры Сергей Собянин канун буларак әлеге программаны узган атнада имзалады. Бу адым элекке Мәскәү җитәкчесе Юрий Лужков гамәлләреннән нык аерыла. Еш кына хокук яклаучылар Лужковны милләтара бәрелешләр булдырмау өлкәсендә бернәрсә эшләмәүдә гаепли иде.

Сәяси һәм икътисади агентлык җитәкчесе Дмитрий Орлов сүзләренчә, Манеж мәйданындагы хәлләрдән соң, хакимият ксенофобия проблемасын хәл итәргә кирәклегендә инанды.

“Минемчә, Манеж мәйданындагы вакыйгалардан соң, хакимият толерантлык булдыру һәм милләтара нәфрәт мәсьәләсенә зур игътибар бирә башлады. Шуңа хакимиятләрнең бу эшләре чын күңелдәндер дип саныйм. Моны бу өлкәгә бүленгән акчаның күплеге дә раслый”, ди ул.

Мигрантлар ышанмый

Узган атна Мәскәүдә элекке полковник Юрий Буданов үтерелгәч, кабат милләтара каршылыклар чыгу куркынычы туды. Чөнки 2003 елны чечен кызын урлауда һәм буып үтерүдә гаепләнгән Будановны үтәмилләтчел оешмалар үз каһарманы итте.

“Русия мигрантлары федерациясе” президенты Мөхәммәт Әмин Мадҗумдер исә бу программаның Мәскәүдәге ксенофобияне киметәчәгенә шикләнә.

“Русия башкаласында ксенофобия чәчәк аткан, монда һәрдаим кыйнаулар, үтерүләр, мыскыллаулар булуын беләсез. Бу Мәскәү һәм Петербурга аеруча да хас. Яшьләр арасында аңлату алып барылмый. Шуңа алар үтәмилләтчел оешмалар төзи. Бу яшьләр прокуратура, мәхкәмә алдында бернинди җавап тотмый. Мәскәү хөкүмәте дә бернинди чаралар күрми. Бу оешмаларны юк итәргә, җәзага тартырга кирәк”, ди ул.

Күчеп кайтучылар оешмасы форумы җитәкчесе Лидия Графова исә Мәскәү хакимиятенең мигрантларга карашы элек тә һәм хәзер дә бик рәхимсез дип саный. Яңа программаның барлыкка килүе дә аны бик сөендерми.

“Хәтта хокук яклаучылар Мәскәү хакимиятенең милли күралмаучанлык булдыруны туктатуы өчен үзләре аларга түләргә ризадыр әле. Мисал өчен, Мәскәү хөкүмәте җинаять статистикасын китереп, мигрантларны җинаятьче буларак тәкъдим итә. Мәскәү шәһәр думасы депутатлары, түрәләр һавадан ниндидер саннар ала да, шуны сөйләп йөри. Аннары инде кызыксына башлагач, алар барлык Мәскәүгә күченүчеләрне дә акча эшләргә килүчеләр итеп язган булып чыга”, ди ул.

Җырлап-биеп кенә толерантлык урнаштырып буламы?

“Сова” үзәгенең җитәкчесе Александр Верховский исә бу программаның ни дәрәҗәдә уңышлы булуын төгәлләнгәч кенә әйтеп булачак дип саный. Аның сүзләрендә бу программалар элек тә булгалаган һәм аның нәтиҗәсе ташка үлчим.

“Кайбер өлкәне алганда, бу бик үк яхшы уйланылмаган. Мисал өчен, бездә толерантлык булдыру өчен төрле мәдәни чаралар, халыкларның фестивальләрен уздыру гадәткә кергән. Миңа калса, бу толерантлыкка бернинди дә тәэсир ясамый. Чөнки кешеләр кемнедер яратмый икән, аның начар җырлавы яки биюе өчен түгел, ә башка әйбер өчен”, ди ул.

Верховский сүзләренчә, программада мигрантларны Мәскәүчә яшәргә өйрәтү дигән сүзләр бар һәм ул һич кенә дә “урыс мәдәнияте” белән бәйләнергә тиеш түгел.

“Таҗикка урыс мәдәниятенә өйрәнергә кирәкми, анарга зур шәһәрдә яшәргә өйрәнергә кирәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG