Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Болгар номерлары” – байлар номерлары булачак


"Болгар номерлары" урынына салына торган бина
"Болгар номерлары" урынына салына торган бина

Җимерелгән “Болгар номерлары” урынына төзелеп бетеп килә торган бинаның язмышы 27 июнь көнне хәл ителәчәк. Шул көнгә җәмәгать тыңлаулары билгеләнгән.

Хакимиятләр узган гасыр башында Габдулла Тукай яшәгән “Болгар номерлары” урынына салынып бетеп килә торган бинаның язмышын күптән хәл итеп куйганга ошый.

"27 июньгә билгеләнгән җәмәгать тыңлаулары хуҗаларга бинаны торак фондына кертү өчен генә кирәк", дип белдерде Татарстанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасы рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова.

“Әлеге бина күптән тарихи һәйкәлләр исемлегендә түгел. Хәзер салына торган бинаны торак итү өчен формаль тыңлаулар үтәчәк. Әлеге бинаның хуҗалары аны вакытында үткәрмәгән булган”, ди Зәбирова.

"Болгар номерлары" урнына төзелеп килә торган бинаның рәсеме
Аның сүзләренчә, бинаны нәрсә итү турында хуҗалар озак баш ваткан. Ниндидер оешмаларның офислары итәргә, күңел ачу үзәге йә булмаса, фитнес үзәге дә ачарга теләгәннәр.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Бизнес Onlineга: "Татарстан һәм Мәскәү урамнары буенда “Болгар”ның тарихи диварларына офислар, кибетләр һәм Тукай бүлмәсе урнашачак, өстә заманча пыяладан эшләнгән ике катында һәм ишек алды өлешендә дә торак булачак”, дип белдергән. Төзелеш дәвам иткәндә ниндидер үзгәрешләр мөмкинлеген дә кире какмаган.

Булачак бинаның өч каттан соң тагын бетоннан эшләнгән ике катын салып куйдылар инде. Ул өске өлешен пыяла белән тышлаячаклар. Рәсемнәр әнә шуны сөйли.

Билгеле булганча, Казан үзәгендә төзелгән йортлардагы фатирлар үтә дә кыйммәт була һәм аны бары тик байлар гына сатып ала.

2008 елның сентябрь ахырында мөселман дини бәйрәмендә халык ялда булганда “Болгар номерлары” җимерелгәч, җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу туган иде.

Инде ул вакытта ук “Болгар номерлары” республика күләм әһәмияттәге тарихи биналар исемлегеннән сызылуына карамастан, Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары (ул вакытта мәдәният министры) Зилә Вәлиева бар тәнкыйтьне һәм һөҗүмне үз җилкәсенә алып, журналистлар белән матбугат очрашуы уздырган вакытта, нәкъ шундый ук бина төзеләчәк һәм анда Тукай бүлмәсе дә булачак, дип белдергән иде.

Тукайның 125 еллыгына әзерлек барган көннәрдә, март уртасында да, Зилә Вәлиева: “Тукайга багышланган үзәк һичшиксез була. Бу – Тукай яшәгән урын гына түгел, заманында иң демократик газетлар ачылган, эшләгән урын да бит. Барысын да истә тотып, беренче катта ачык галерея һәм аның эчендә заманча күргәзмә булырга тиеш”, диде. Бинаны ачу Тукай туган көнгә үк планлаштырылган булса да, ул өлгермәде.

Киләчәк буын яңа бинадан Тукай рухын сизәрме?

Төзелеп бетеп килә торган бинага халыкта төрле караш. “Ватаным Татарстан” газеты журналисты Алсу Хәсәнова: “Ничә еллар буе “Болгар номерлары” ярым җимерек хәлдә торды. Сукбайларның бәдрәфенә, чүплек оясына, эт абзарына әйләнеп беткән иде. Җимереп бетоннан элеккесенә бөтенләй ошамаган бина корып куйсалар да бернәрсә дә әйтеп булмас иде”, ди.

Ркаил Зәйдулла
Фәридә Забирова да, теләсәләр бетон һәм пыяладан гына торган бер нәрсә ясап куя ала иделәр, архитекторның киң күңеллеге нәтиҗәсе – бер өлеше генә булса да “Болгар номерлары”н хәтерләтә, дигән фикердә.

Әмма ул Тукай бүлмәсенең тарихтагыча өченче катка урнашмавы белән риза түгел. “Камал театры артистлары эшкә барганда Тукай яшәгән бүлмә тәрәзәсенә карап рухлана торган булган. Бу бит үзе үк буыннар бәйләнеше дәвам итүен аңлата”, ди Зәбирова.

Шагыйрь, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, киләчәк буын бу бинаның Тукай белән ниндидер бәйләнеше булуын белмәскә дә мөмкин.

“Яңа бина күңелне җылытып тормый. Ул Тукай рухы сеңгән диварлар, Тукай күзе күргән гүзәллек түгел инде. Иске бина, иске ядкарьләр таушалган булса да, тарихи хәтерне уята торган әйберләр.

Мәдәниятлы илләрдә милләт символы булган шагыйрьнең торган, булган урыннарын кадерләп саклыйлар”, ди Ркаил Зәйдулла.

Аның сүзләренчә, хәзер ничек кенә булса да Тукайның китапларын чыгарып, аңа багышланган чараларны күбрәк оештырып, халык һәм киләчәк буын күңелендә шагыйрьне саклау кирәк.

Министрлык “Тукай клубы”ның да булуын теләми

Татар җәмәгатьчелеге, шагыйрьләр һәм сәнгатькәрләр җыела торган “Тукай клубы” да Казанның Бауман урамында “Матбугат йорты” бетерелгәч юкка чыккан иде. Татарстан язучылар берлеге урнашкан тарихи бинаны төзекләндерү эшләре башлангач, язучылар аның өске өлешендә “Тукай клубы” ясарга дип тәкъдим иткәннәр.

“Тарихи ядькәрләрне саклау идарәсе тарихи йортларның эчке тәртибен бозмау сылтавы белән “Тукай клубы” ясауны рөхсәт итмәскә маташа. Ә бит шул ук оешма “Болгар номерлары”н җимерүдә хәлиткеч роль уйнады. Аның ул вакытта җитәкчесе Нестеренко иде, хәзер аны күтәреп, министр урынбасары иттеләр.

Алар “Болгар номерлары”н җимергәндә каршылык күрсәтмичә хәер-хаклык белән каршы алып, җимерергә ярый, дип кул куйдылар. Ә монда, безнең иҗади зыялыларга, язучыларга һәм әдәбият сөючеләргә йорт кирәк дигәч, “юк, без тарихи биналарның эчке төзелешен бозарга тиеш түгел” дип баралар”, ди Ркаил Зәйдулла.

Бу бинадан язучыларны бөтенләй башка бер җиргә чыгарып җибәреп сатарга җыеналар, мөгаен, дип тә белдерә ул.

Биналар җимерелә бара

Гомумән, Татарстанда тарихи биналарның язмышы өстә хәл ителә кебек. Җәмәгатьчелек тә, халык та нечкәлекләрен белми кала. Соңгы берничә ел эчендә зур шау-шу тудырган “Болгар номерлары” турында ул тузган иде инде, нигезе бөтенләй беткән булган, төзекләндереп булмый, дип әйтсәләр дә белгечләр-экспертлар тикшергән документлар, дәлил өчен генә булса да, беркемгә дә күрсәтелмәде. Гомумән, тарихи бинаның хәле тикшерелдеме дигән сорау да әлегә кадәр ачык кала.

“Болгар номерлары” урнашкан җиргә хуҗа булган “Ершовский” ширкәте (Бизнес Online бу оешманың җеп очы Әлмәт нефтьчеләренә барып тоташа дип белдерә) үзенең тарихи гамәленә карата әлегә кадәр бернинди дә аңлатма бирмәде.

2011 ел башында тагын ике зур җәнҗал тирәсендә “Ершовский” ширкәте исеме төрләнде. Тарихи һәйкәлләр: Банарцев номерлары һәм Потехин йорты җимерелде һәм ул урыннарга да әлеге ширкәт хуҗа икән инде дигән сүзләр таралды. Бу соңгы җимерүләргә карата җинаять эше дә кузгатылды. Кемнәрдер җавапка тартылган очракта да, тарихны кайтарып алып булмаячак – биналар инде җимерелгән.
XS
SM
MD
LG