Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан эчке эшләр министры кем булыр?


Башкортстан эчке эшләр министрсыз калды. Моңа кадәр әлеге вазифаны тарткан Игорь Алешин югары үрләтелде. Ул Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиевнең урынбасары итеп билгеләнде.


Артур Әхмәтханов
Башкортстан полициясенә яңа баш кем булыр – әлегә билгеле түгел. Бу урынга дәгъва итүчеләр арасында ике кеше булуы мәгълүм. Аларның берсе шушы көннәрдә генә Башкортстан эчке эшләр министры урынбасары итеп Омскидан күчерелгән полковник Виктор Михайлов һәм Артур Әхмәтханов.

Артур Әхмәтханов Башкортстанның элекке эчке эшләр министры Рафаил Диваевның урынбасары булып эшләде.

Игорь Алешин
Игорь Алешин эшкә килү белән Төньяк Осетия милициясенә баш итеп җибәрелгән иде. Бәйсез чыганаклар аның Башкортстанда эшләгән чорда коррупция белән бәйле булуын, тупаслыгы турында ирештерә.

Мәскәүгә күчерелгән Игорь Алешин Башкортстанда ике ел ярым эшләп калды. Болай бик тиз үрләтелүен рәсми булмаган чганаклар Русия президенты Дмитрий Медведев белән хатыннарының бертуган булуы өчен дип ирештерә.
XS
SM
MD
LG