Accessibility links

Русия төбәкләрендә татарларга инкыйраз яныймы?


"Татарстан-Яңа Гасыр" хәбәрчесе Альфред Мөхәммәтрәхимов
"Татарстан-Яңа Гасыр" хәбәрчесе Альфред Мөхәммәтрәхимов

Бүгенге көндә Русиянең кайбер төбәкләрендә яшәүче татарларның хәле мактанырлык түгел. Киләчәктә аларга туган телләрен саклап кала алу бик авыр булачак. Кострома, Вологда, Ярославль һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларга инкыйраз яный, дип борчыла журналистлар.


Чит регионнарда яшәүче татарларның тормышы гадәттә мәчет тирәсендә бара, дип сүзен башлады Альфред Мөхәммәтрәхимов. Аңа, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының хәбәрчесе буларак, Русиянең күп кенә төбәкләрендә булырга туры килгән.

Анда яшәүче татарларның тормышын күзәтүеннән һәм алар белән сөйләшүләреннән чыгып, ул читтә яшәүче милләттәшләребезнең киләчәге бик өметледән түгел, дип белдерә.

Читтәге татарларның урта буынында тел сакланып кала алса да, яшь буын татарча белми, ди ул.

Вологдада хәлләр мөшкел

"Әйтик, Вологдада татарлар тормышын күргәч, миндә бер кызгану хисе туды. Андагы мәчеткә керергә туры килде. Мәчеткә бер татар кешесе дә йөрми икән. Имам вәгазьне рус телендә алып барырга мәҗбүр. Мәхәллә халкының күпчелеге – таҗик, чечен һәм башка милләт вәкилләре.

Костромадагы хәлләргә киләбез икән, мәсәлән Костромада 50нче елларга кадәр татар тормышы гөрләп торган дип сөйлиләр. Ул вакытка кадәр татар мәктәбе дә булган, татар телен дә өйрәнгәннәр. Татар клубы да булган. Хәзер инде, кызганыч, болар берсе дә юк.

Ярославль өлкәсендә борынгыдан Явыз Иван татарларга җир бүлеп биргән булган. Әмма XVIII гасырларда мәҗбүри чукындыру башлангач, чукынмаган татарларны ул җирләрдән Костромага куа башлаганнар. Чукынучыларга төрле өстенлекләр бирелгән, алар үз тормышларын дәвам иткән. Әмма ахыр чиктә чукынучылар руслашып беткән", дип сөйли Альфред Мөхәммәтрәхимов.

“Костромада татарча белүче татарлар бик аз”

"Костроманың бер бистәсендә менә шул Ярославльдән күчеп килгән халык яши. Ләкин, кызганыч, күчеп килүчеләрнең варислары бүгенге көндә татарча белми. Хәтта туксан яшьлек бабайлар да үз телләрендә сөйләшми.

Татарчаны Костромага күчеп килүчеләр генә белә. Әйтик, анда Чистай районы кешеләрен очратырга туры килде, әмма аларның яшь буыны да татарчаны белми булып чыкты.

Гомумән, чит төбәкләрдәге татар яшьләрендә татарчаны өйрәнүгә кызыксыну юк", ди ул.

"Ивановода татарча өйрәтергә мөмкинлек бар, әмма теләүчеләре юк"

"Безгә үрнәк булырлык бер шәхесне әйтеп китәр идем мин. Ул – Иваново өлкәсеннән Фәрит Ляпин. Ивановода татар телендә уку-укыту эше бик яхшы рәвештә оештырылган булуга карамастан, хәтта андагылар да әйтә, без яшьләрне җәлеп итә алмыйбыз, диләр. Яшьләр исә, безгә татар телен өйрәнү кирәк түгел, мәчеткә дә йөрмибез, ди.

Бер караганда татарлар ислам динендә булмаса, чит төбәкләрдә гомумән татарлык бетәр иде. Шул исламият аркасында гына, балага исем кушканда яисә берәрсен соңгы юлга озатканда, мәчеттән мулланы чакыралар. Ул вакытта гына без бит әле мөселман, без бит татар дигән исемнәр искә төшә", ди Мөхәммәтрәхимов.

"Әйтик, миңа Ярославль өлкәсендә булырга туры килде. Монда татар балаларына татарча өйрәтелә өйрәтелүен. Балалар икешәр ел якшәмбе мәктәпләрендә татарчага өйрәнә. Әмма интервью алырлык татар кешесе юк. Хәтта бик җиңел генә сорауларга да җавап бирә алмыйлар", ди ул.

“Туган телен белмәвендә кеше үзе гаепле”

"Тел проблемын, гадәттә, җирле мохтариятнең яисә имамнарның эшләмәвеннән күрергә тырышалар. Шуның өчен вазгыять киеренке диләр. Әмма кеше үз телен өйрәнергә теләми икән, аны бит мәҗбүриләп булмый. Кеше үзе белеп, үз туган телен өйрәнергә тиеш, минемчә.

Шунысы кызык, читтәге татарларның сөйләвеннән чыгып әйтәм, әйтик, бер таҗик яисә берәр әрмән рус кызына өйләнсә, туган балалары әнисе белән русча, ә әтисе белән әрмәнчә яисә таҗикча сөйләшә. Ә татарларда бер татар кешесе рус кызына өйләнсә дә, яисә руска кияүгә чыкса да, туган балалары барыбер татарлыгын югалта.

Татарлыкны саклау – ул кешенең үзаңына кайтып каладыр дип уйлыйм", ди Мөхәммәтрәхимов.

“Татарлар яһүдләр кебек булырмы?”

"Шул ук Ярославльдә бер хәлгә игътибар итәргә туры килде: татарлар, үзләре татарча белмәсә дә, горурланып, без – татар дип әйтә. Кайвакытта татарларны яһүдләр белән чагыштырырга туры килә.

Әйтик, Русиядә яшәүче яһүдләр иврит телен белми, әмма моңа карамастан үзләренең диннәрен тота, үзләрен шул милләтнең бер вәкиле итеп хис итә. Миндә тора-бара безнең халык та шундыйга әверелмәсме икән дигән бер борчылу туа. Ни кызганыч, Русия төбәкләрендә яшәүче татарларда татар теле югалып бара", ди Альфред Мөхәммәтрәхимов.

Татарларга үзләрен саклап калу өчен бергә тупланып яшәү бик мөһим, дип белдерә журналист. Ул үз сүзләренә мисал итеп, Чуашстандагы татарларны күрсәтә.

“Мәхәллә системасы һәм тупланып яшәү татарлыкны саклап калыр”

"Мәхәллә шартларында татар теле бетмәс дип уйлыйм. Шулай ук Нижгарда да. Моның сәбәбе: бу җирләрдә татарлар тупланып яши. Бүгенге көндә Сталинны телне бетерүче дип гаеплиләр. Бер караганда Сталин заманында балаларны мәҗбүри рәвештә үз телләрендә укытканнар. Әйтик. минем әти, рус мәктәбенә без “блат” белән генә керә ала идек, дип сөйли иде.

Аннан соң татарлар арасында мәхәллә системасының юкка чыгуы да татар теленең бетә башлавына бик зур йогынты ясады.

Миңа 2005тә Читада булырга туры килгән иде. Ул вакытта Читаның губернаторы Равил Гыйниятуллин дигән кеше иде. Аның әтисе татар, әнисе рус хатыны булган.

Аның сөйләвенчә, әнисе татар гаиләсенә килен булып төшкәч, бер ел эчендә татарча сөйләшә башлаган. Менә мәхәлләнең тәэсире нидән гыйбарәт" дип, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышына карата үз фикерләре белән уртаклашты "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы хәбәрчесе Альфред Мөхәммәтрәхимов.
XS
SM
MD
LG