Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә транспортта эшләүчеләр эш ташлады


Прагада бушап калган тимер юл вокзалы
Прагада бушап калган тимер юл вокзалы
Чехиядә ил күләмендә транспорт һөнәр берлекләре оештырган эш ташлау 24 сәгать дәвам итәчәк.

Тимер юлларда хәрәкәт тукталган. Прага метросы эшләми. Прага һәм Брно шәһәрләрендә җәмәгать транспорты (автобус һәм трамвайлар) бик сирәк кенә йөри. Һөнәр берлекләре вәкилләре хөкүмәт бинасына таба урам йөреше дә уздырды.

Эш ташлауда катнашучылар хөкүмәтнең бюджетны экономияләү, аерым алганда пенсия яшен арттыру, тәкъдименә каршылык белдерә.
XS
SM
MD
LG