Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кузбасcта күмер базы казасында 4 кешенең язмышы билгесез


Кемерово өлкәсендәге “Киселевская” күмер базында дүрт кеше балчык ишелеп аның астында калган. Алар белән элемтә юк.

Күмер базында ниндидер билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә балчык ишелгән. Шартлау һәм янгын да булмаган, дип хәбәр ителә.

Каза вакытында җир астында 130дан артык эшче булган. Дүрт кешедән кала барсы да өскә чыга алган. Каза булган урында коткаручылар эшли.
XS
SM
MD
LG