Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Новая газета” тикшерү комитетын мәхкәмәгә бирде


“Новая газета” үзләренә хакер һөҗүмнәре булуны тикшерү үтенеченә битараф булган өчен Русия тикшерү комитетын Мәскәүдәге мәхкәмәгә бирде.

Газетта тикшерүне озаккарак сузган саен нинди компьютердан һөҗүм булганлыгын ачыклау кыенлашачак, дип әйтәләр.

“Новая газета” ягыннан “Агора” хокук яклау оешмасы Тикшерү комитетының ни өчен тикшерү үткәрмәгәнлеген ачыкларга тели.

Узган ел ахырында беренче һөҗүмнәрдән соң укучылар бер атна газетның интернеттагы сәхифәсенә керә алмаган иде. Инде гыйнвар ахырында һөҗүмнәр сәхифә эшен өч тәүлеккә туктатты.
XS
SM
MD
LG