Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән оппозициясе Милли күчеш шурасы төзергә чакыра


Йәмәндә президент Гали Абулла Салихның хакимияттән китүен таләп итеп крашылык чарасында катнашканнар кичекмичә Милли күчеш шурасы оештырылырга һәм дәүләттә идарә аңа күчәргә тиеш дип белдерә.

Алар, узган атнада ракета һөҗүме вакытында яраланып, хәзер Согуд Гарәбстанында дәваланучы Салих илгә кайтырга тиеш түгел, дип әйтә.

Әмма протест чараларын оештыручыларның үз араларында да фикер каршылыгы туган. Бәйсез яшьләр хәрәкәте радикал гамәлләр күрергә чакырса, аларга каршылар һәм “Исла” ислам фиркасе вәкилләре саграк булырга кирәклеген әйтә.

Йәмән башкаласы Санада каршылык чаралару узса, илнең көньягында иминлек көчләре һәм кораллы исламчылар арасында бәрелешләр бара.
XS
SM
MD
LG