Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:14

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Курган төбәгеннән чираттагы иҗади сәфәрдән кайтты. Бу өлкәдә узган сабан туен ул татарны мәсхәрәләү дип атады.


Фәүзия ханым соңгы елларда Курган якларында еш була. Биредәге татарлар тормышын шактый якыннан белә, дияргә мөмкин. Быел аңа Курган өлкәсе сабан туенда булырга туры килгән. Биредә күргән тамашалардан Бәйрәмова начар тәэсирләрне күп алган. Курган сабан туе хакында сөйләшкәнче, биредә яшәүче татарлар тормышы турында язучы фикерләрен ишетик.

Курган ягы тарихы

“Курган төбәге – татарның асыл тарихлы җире. Элек-электән төрки каһаннар, Алтын Урда, Себер ханлыклары шушы якларда барлыкка килгән. Тарихи табылдыклардан күренгәнчә, татарларны, аларның җирен кулдан ычкындырдык.

Анда XVIII гасырда чукындыру бик көчле булды. Бүген өлкәдә барысы 22 мең татар. Бу аз. Алары да бик таркау, 4-5 районга таралып утырган. Курганның үзендә 20 ел буе мәчет төзелеп бетә алмый. Берничә авылда гына татар теле предмет буларак укытыла. Төбәкнең тарихы зур, дидем. Тарихи яктан булса да өлкәне өйрәнергә, кулдан ычкындырмаска кирәк, дип саныйм.

Курган өлкәсендә табылган борынгы әйберләр

Курган татарларының бәрәңге бакчаларыннан 2000 еллык скиф кылычлары, сөннәрнең сугыш кораллары чыга. Кайсын хөкүмәткә бирәләр, кайсын болай гына алып китәләр. Берничә көмеш тәлинкә, чигә алкаларын, меңъеллык дип, миңа да биреп җибәрделәр. Аларны галимнәргә күрсәтү зарур.

Курган галимнәре татар авылы булган Эчкен тарихын яза, ләкин аны татарлар белән бәйләми. Өстенлекне фарсыларга бирәләр, яңа тарих язалар. Безгә табылдыкларның төрки-татар белән бәйле икәнен исбат итәргә туры киләчәк. Монда ике мең еллык әйберләр бәрәңге бакчасында ята, Болгарда эзләнеп торасы да юк", ди Фәүзия ханым.

Татарстан делегациясе җитәкчеләре дә урысча сөйләде

Сабан туе көнне башка бәйрәмнәрнең дә узуы милли бәйрәмне арткы планга калдырган икән. Фәүзия ханым шулай ук бәйрәмнең милли рухы сакланмавын, чыгышларның рус телендә баруын ассызыклап үтте.

"Бу өлкәнең сабан туенда беренче генә булуым түгел. 2005 елда мондый бәйрәм Эчкен авылында узды. Биредә аракы сатуны тыйганнар иде, саф татар телендә үтте. Килгән губернаторга да тәлинкә тотмадылар. Матур булды.

Быелгысы Әлмән авылында узды. Зур галимнәре белән билгеле авыл. Мондагы сабан туе миндә бик ямьсез тойгылар калдырды. Биредән татар өчен хурланып, кимсенеп кайттым. Чөнки монда татарлык рухы булмады. Чыгышлар урыс телендә генә булды.

Бары Баулы хакиме генә 4-5 җөмлә татарча әйтте. Бердәнбер сөендерү шушы булды. Башкортстан вәкиле дә урысча гына сөйләде. Татарны зурлап сүз әйтүче булмады, муллаларга сүз бирелмәде.

Бәйрәмдә һәр милләт вәкиле үзенең халкын асыл яктан күрсәтергә тырышты

Минем үземә кич белән сүз бирәбез, диделәр. Ә кичкә поездга билетым бар иде. Мин биредәге халыкка нинди тарихи җирдә яшәүләрен әйтәсе идем. Халык берни дә белми.

Беренче чиратта Русия көне, аннан районның 70 еллыгы астында булып, сабан туе 3нче урынга калган. Анысын искә алып тормадылар. Губернатор “родительский көн”, троица кебек урыс бәйрәмнәре белән котлады. Баулы хакиме чыгып, катнаш никахта булучыларга бүләк бирде. Анысы нигә кирәк иде? Күңел тагын кырылды", дип борчуларын белдерде Фәүзия ханым.

Курганнарга баулылар бүләге

Әлеге бәйрәмгә Татарстан кунаклары да килгән булган. Алар гадәттәгечә буш кул белән килмәгән. Әмма бүләкнең дә төрлесе була икән. Фәүзия ханым Баулы районы алып килгән күргәзмә хакында ачынып сөйләде:

"Соңрак Баулы делегациясенең ни белән килүен дә күрдем. Ак барс сурәте төшерелгән Татарстан машиналарын еракка, урман буена ук куйганнар. Биредә иконалар, тәреләр, чиркәү рәсемнәре элеп куйганнар. Моны Татарстан алып килмәс, Курган ягы әшәкелеге, дип уйладым. Юк, бу әйберләрне Татарстаннан төяп алып килгәннәр.

Аннан татар өен карадык. Әнекәем, Татарстан аләме янына ике кием: иске чабата, тишек киез ката элеп куйганнар! Өйдән калфаклы бер хатын чыкты. Ул Баулыдан килүләрен әйтте.

“Бу чабатаны ник алып килдегез, бу миллилекне күрсәтми, татарны оятка калдырасыз” дигәч, әлеге хатын “Безгә борынгылыкны күрсәтергә куштылар”, ди. Ә нигә борынгы читекне алып килмәгәннәр? Без бит урыс басып алгач кына чабатага калдык.

Татар йорты күренеше

Бу күренештән Курган татарлары да хурланды. Әлеге хәлләр хакында кешеләргә дә әйттем. Әйткәнне үзебезнең татарстанлылар яратмады. Сабан туе узган Әлмән авылы кызларына милли киемнәрне күрше Өч Күлдән китергәннәр иде".

Татарлар беренче барды

Бәйрәм башында төрле милләт вәкилләре тантаналы йөреш ясаган. Монда, билгеле, һәр милләт үз милли киемен, гадәтләрен күрсәтеп уза. Әмма монысы да Фәүзия ханымның күңелендә начар тойгылар калдырган:

"Бу йөрештә татарлар беренче иде. Авылча алъяпкыч таккан 4 татар кызы башларын иеп, беттек-беттек дип, мескен рәвештә узып китте.

Алар артыннан төлке койрыкларын аскан, кылычларын таккан матур киемле башкортлар, аннан алтынлы чапаннар белән казакълар, ап-ак киемле, аккошлардай чечен кызлары, хәрби киемнән урыс казаклары килә.
Иң мескене булып татарлар күренде. Сүзне дә татарга иң соңыннан бирделәр.

Бу – сәясәт, бу – идеология. Һәркем үзенекен матур итеп күрсәтергә тырыша. Мин башкорт тирмәләрен карадым. Кара бәрхеттән, алтын белән чигелгән тирмәләр. Аларга затлы тиреләр элгәннәр. Ләкин 25 тиеннән буза сатып торулары ошамады. Буза – башка китә торган хәмер", дип сөйләде ул.

Бу бәйрәм татар кулында булсын

Сабан туен толерантлык бәйрәме итеп күрсәтү – күпмилләтле төбәкләрдә киң таралган гадәт. Әмма, Фәүзия ханым фикеренчә, татарлар бу бәйрәмнең хуҗалары булып калырга тиеш. Сабан туйларын татарлар күпчелекне тәшкил иткән авылларда уздыру, анда милләтнең иң асыл якларын күрсәтү тиешле, дип саный ул.

"Идеологиядә вак әйбер юк. Бу бит өлкә сабан туе иде. Мең чакрымга тишек чабата төяп барырга ярамый. Анда иң матур әйберләр булсын. Мондый сабан туйларын район үзәкләренә бирергә дә ярамый, дигән фикергә килдем. Татар авылы Эчкендә өлкә сабан туе татарча барды бит, марҗаларга ирек бирмәделәр.

Күргәзмәнең бер күренеше

Район үзәкләренә татар түгел – урыс хуҗа. Шуңа сабан туйларын үз кулыбызга алу өчен, саф татар авылында уздыру кирәк".

Шунысын әйтергә кирәк, татарлар яшәгән төбәкләрдәге сабан туйлары хакында Фәүзия ханым гел начар фикердә генә түгел. Үзенчәлекле сабан туйларын да хәтерендә саклый ул. Моңа мисал итеп, Чиләбе якларын искә алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG