Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:47

Чикагода, таксида, үзбәк җырлары тыңлап




АКШның Чикаго шәһәрендә таксида йөрүчеләр хәзер бушка гына җыр да тыңлый ала. Такси йөртүче үзбәк егете Нигъмәтулла аларны үзбәк җырлары белән дә таныштыра.

Әгәр сезгә Чикагода таксида йөрергә тәкъдим итсәләр, баш тартмагыз. Бәлкем сез дә нәкъ шундый машинага эләгерсез. Әлегә алар монда икәү генә һәм шуның берсе 25 яшьлек үзбәк егете – Нигъмәтулла Габделгазиз. Ул юлчыларны йөрткәндә җырлаган җырларны YouTubека да урнаштыра бара. Анда ул Озодбәк Назарбәков буларак танылган. Ә американнар аны Нигъмәтулла түгел, ә мистер Нематилло буларак белә.

Кыргызстанда туган һәм Ош үзбәк-кыргыз университетының икътисад бүлеген тәмамлаган Нигъмәтулла күңеле тулып, илһам килгәндә җырлый. Әлбәттә, башта ул таксига утыручыдан моңа рөхсәт сорый.

“Американнар бик ачык йөзле. Алар “юк” дип әйтми”, ди ул.

Кайвакыт ул җырларны инглиз телендә, аерым алганда Элтон Джонс җырларын башкара, нигездә исә үзбәк җырларына өстенлек бирә. Ана телендә җыр башкарганчы, ул үз ватаны турында сөйли, җырның мәгънәсен аңлатып китә.

“Минем илем турында күбрәк белүләрен телим”, ди Нигъмәтулла.



Улының YouTubeдагы видеосын аның әтисе - Зөһретдин да күзәтеп бара. Әмма ата кеше берьюлы машина йөртү һәм җыр башкару бик куркыныч дип саный.

“Минем күргән саен йөрәгем өзгәләнә. Бу бик зур шәһәр бит”, ди 55 яшьлек ата.

Ул үзе гомере буе Ошның Толстой исемендәге мәктәбендә балаларга физика укыткан.

Җырлау сәләте Нигъмәтуллага әнисеннән күчкән. Шәфкать туташы булып эшләгән Хикмәтхан апа 35 ел элек техникумда укыганда “Сәлам, талантлар” дигән зур бәйгедә җиңгән булган. Аның моңлы тавышына хәзер дә күпләр соклана.

Чикагода Нигъмәтулладан башка тагын бер җырчы-таксист бар. Рай Саинт Рай нигездә юлчыларга инглизчә мәхәббәт җырлары башкара. Аның әлегә Нигъмәтулла турында ишеткәне булмаган.

Ә Нигъмәтулладан инде аның җырларын интернетта кайдан табып булуы турында кызыксына башлаганнар. Шулай итеп, Чикаго җырчы-таксистлар шәһәренә әйләнеп бара. Һәм анда үзбәк җырлары инде үз мәйданын алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG