Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:55

Җәйге әбүнә кампаниясе вакытында матбугатның тиражлары гадәттә кимеп бара. Әмма хосусый татар газетлары әлеге вазгыятьтә дә яңа проектларны башлау турында белдерә. 2011 елның икенче ярты еллыгына газет-журналларга язылу кампаниясе тәмамланып килә.


Күптән түгел “Безнең гәҗит” басмасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов 2011 елда тагын 4 газет чыгара башлау турында игълан итте. “Безнең гәҗит” битләренә мәгълүмат сыймый башлагач, тагын 4 “баланы” башка чыгардык”, дип язган иде баш мөхәррир.

Шулай итеп “БГ” канаты астында “Могҗизалы дөнья”, “Серләр гәҗите”, “Шифалы гәҗит”, “Мыштым тема” исемле басмалар тарала башлады. Илфат Фәйзрахманов газет битләрендә аларга язылу мөмкинлеге ачылуы турында язып килә.

"Акчарлак" Башкортстан ягына карый

“Акчарлак” медиа-холдингы исә Татарстанда гына түгел, күрше Башкортстандагы укучылар өчен көрәшне көчәйтә. Анда болай да Татарстандагы “Акчарлак”ны алдыралар, хәзер газетның күрше төбәк өчен аерым “Акчарлак-Башкортстан” проекты чыга башлый.

Күрше төбәкнең үзенең дә шактый үсеш алган хосусый татар матбугаты базарында “Акчарлак”ка укучылар өчен җирле матбугат һәм Татарстан газетлары белән шактый көрәшергә туры киләчәк. Әмма баш мөхәррир Искәндәр Сираҗинең әйтүенә караганда, “Акчарлак” көндәшлектән курыкмый.

Искәндәр Сираҗи
"Мин безнең газета Башкортстан өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Без андагы матбугатны өйрәнәбез. Мин Башкортстан газетлары начар дип әйтмим. Әмма без яңа газет буларак, анда яңа сулыш алып килербез дип уйлыйбыз”, ди “Акчарлак” газеты шеф-мөхәррире.

Ул әлеге басманың милли газетлар арасында Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә көндәшләре юк дип саный.

“2010 ел нәтиҗәләренә күрә, без Русиядә милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета булып чыктык. Татарстанда да безнең белән ярышырлык басмалар юктыр, дип уйлыйбыз. Быелгы язылу чоры да уңышлы бара. Татарстанда җәйге әбүнә вакытындагы гадәттәге сүлпәнлек быел булмас ахрысы”, ди Искәндәр Сираҗи.

Хәзер Татарстанда "Акчарлак" газеты 41 меңнән артык данәдә тарала.

Әлегә “Акчарлак” күрше Башкортстан базарын өйрәнү, җирле редакция ачу, реклама кампаниясен әзерләү белән мәшгуль. Укучылар өчен көрәшкә алар чынлап торып киләсе көздән тотынмакчы.

Татарстан һәм Башкортстанны берләштерү күпере

Газет үзенең битләрендә Татарстандагы тормышны яктырту белән бергә, җирле темаларны күтәрергә, җирле хәбәрләргә урын бирмәкче. "Без Башкортстан белән Татарстанны берләштерү күперен салмакчы булабыз, дип белдерә Казан вәкилләре.

“Акчарлак-Башкортстан” газетының җирле хәбәрчеләре булып, андагы укучылардан хатлар алып торырга уйласалар да, барыбер бөтен материаллар Казандагы баш редакциядә эшкәртеләчәк, дип хәбәр итте шеф-мөхәррир Искәндәр Сираҗи.

Басма җирле газет буларак теркәлү узган һәм бастырып тарату да Башкортстанда оештырылачак, ди “Акчарлак” вәкилләре.

Татарстандагы башка татар басмалары да күрше төбәкләргә таралып карады. Заманында “Татарстан яшьләре” газеты да татарлар яшәгән төбәкләрдә җирле кушымталар чыгарган иде. Әмма редакция бу сынауны туктатты.

Күптән түгел Русия почтасының басмаларны тарату тарифлары артканнан соң, күп газетлар читтәге татарларны җәлеп итү планнарыннан баш тартты.

Башкалар, мәсәлән, “Юлдаш”, “Ирек мәйданы”, яңа исем белән җирле басма буларак теркәлеп, барыбер читтәге татарлар янына үтеп керү юлларын табарга тырыша.

XS
SM
MD
LG