Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Греция хөкүмәтендә үзгәрешләр булды


Греция премьер-министры Георгиос Папандреу

Греция премьер-министры Георгиос Папандреу

Греция премьер-министры Георгиос Папандреу илдә радикал икътисади үзгәрешләрне яхшырак үткәрү өчен финанслар министрын алыштырды.

Греция телевидениесе хәбәр итүенчә, саклану министры Эвангелос Венизелос икъдисад министры булачак. Элгәре Венизелос Социалистлар фиркасенең башлыгы урнына Папандреуның көндәше иде.

Греция финанс кризисында кичергәнгә Папандреу бюджет чыгымнарын кискен рәвештә киметә.

Премьер-министр якын көннәрдә хөкүмәткә ышаныч соравын парламентка чыгарачак.

XS
SM
MD
LG